Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коронавирус белән авыручылар арасында яшьләр арта

    Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 69 яңа очрагы теркәлде.

    Аның 4се - читтән кайткан, калган 65е - контактлы. 13 кеше хастаханәдә, 56 кеше өйдә дәвалана. 

    Яшь категориясе буенча иң күп очрак 30-50 яшьлекләр арасында теркәлгән - 30 очрак. 50-60 яшь аралыгында - 21, 60-70 яшьлекләр арасында - 14 очрак. 

    Реклама

    Коронавирусның иң күп очрагы Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән - 30 һәм 13 авыручы. Соңгы тәүлектә Арчада авыручылар теркәлмәгән. 

    21 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 9625 коронавирус очрагы теркәлгән. 8421 кеше дәваланган, шуларның 48е - соңгы тәүлектә.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: