erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда больничныйны MAX аша дистанцион рәвештә ябарга мөмкин

Әгәр белгеч авыру билгеләрен ачыкласа яки анализ нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмаса, пациентка өстәмә тикшерү узу һәм больничныйны озайту мәсьәләсен хәл итү өчен табибка шәхсән кабул итүгә килергә тәкъдим ителәчәк.

Татарстанда яшәүчеләр хастаханә кәгазен (больничныйны) MAX мессенджеры аша, табиб белән онлайн-консультация узу юлы белән, дистанцион рәвештә яба алачак.

Моның өчен мессенджерда 2025 елның декабрендә эшли башлаган «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» ботын табарга кирәк. Аның ярдәмендә табибка да язылырга мөмкин.

Больничныйны ябу өчен пациентка онлайн-консультация билгеләнә. Күрсәтелгән вакытта мессенджерга табиб белән видеоэлемтәгә тоташу өчен сылтама киләчәк.

Консультация барышында табиб пациентның сәламәтлек торышын бәяләячәк. Әгәр шикаятьләр булмаса һәм сәламәтлеге эшкә керешергә мөмкинлек бирсә, больничный дистанцион рәвештә ябылачак.

Чыганак: Теләче-информ

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев