erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Түбән Мәтәскәдән Рузилә апа безгә рәхмәт әйтеп китте...

Бүген Түбән Мәтәскәдә Рузилә апа Хөснетдинованы җирләделәр. Рәсемдә: Рузилә апаның әнисе Һава Фәсәхиева хөрмәтенә эшләнгән чишмә--самовар. Каршыдагы йортта Рузилә апаның балачагы, яшьлек еллары үткән...

Арчада яшәүче кызы Гөлнур шалтыратты.

-- Әни китеп барды... -- диде күңеле тулып...

Без бу хәбәрне ишеткән идек инде.

-- Ярый әле урын өсләренә ятып, каты авыртып ятмады дип шөкер итәргә кирәк, -- дип юатам Гөлнурны. 

-- И--и, авыртты инде ул әни, авыртуын сиздермәде, нинди чир икәнен үзенә генә әйтмәдек... 

Ә барыбер дә Рузилә апа аяк өсте йөреп торды. Арчага килсә, редакциягә дә кереп чыккалады. 

Бер килүендә күршесе Равильнең язган шигырьләрен дә алып килде. 

Соңгы килүендә әтисе сугыш ветераны Шакир абый турында сөйләде. Әтисе турында яздырасы килде.

Бер атна элек без аларда булдык та. Кызы Гөлнур белән авылга кайттык. 

Рузилә апа гомер иткән йорт.

Рузилә апа улы Илнур, килене Гөлчәчәк гаиләсе белән яшәде. Тормышлары бик матур.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рузилә апа өзеп--өзеп матур итеп сөйләшә иде. Аның авызына гына карап торасың...

Әтисе Шакир абый Фәсәхиев турында "Ул сугыштан бер аяксыз кайта" дип язып та чыктык. 

Газетаның ике санында чыкты ул. Беренче өлеше газетада басылгач, Рузилә апа күңеле булып, куанып рәхмәт әйтергә безгә шалтыратты. Язманың икенче өлеше газетада басылгач, дәшүче булмады...

Рузилә апабыз китеп барган икән...

-- Әни гомере буе колхоз эшендә эшләде, -- дип сөйли Гөлнур. -- Әти Вәккас пилорамда да, комбайнда да эшләде. Әни безнең комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләде. Ашламалар белән эшләделәр.

Рузилә апа белән Вәккас абый өч бала үстерәләр. Илдар, Илнур, Гөлнур.

Сугыштан аяксыз кайткан Шакир абый белән Һава апаның 4 малае һәм 2 кызының 1 кызы юк инде... 

Авыр туфрагы җиңел булсын. Кызы Гөлнур: "Әтисен газетада бастырганны күреп, бик күңеле булып, риза-бәхил булды инде..." -- ди...

Бүген Гөлнурның туган көне. Исән--сау, бәхетле бул Гөлнур!

Ә Шакир абый турында укымаганнар сайттан да, газетадан да укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X