erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сандугачлар моң сузды

Ноябрь аенда Арчада “Тавыш. Балалар” проекты старт алуы турында язган идек. Декабрьдә әнә шул бәйгегә йомгак ясалды.

 

 

Конкурс таләбе буенча, Арча сәнгать мәктәбендә укучыларны кертмичә, авыл һәм шәһәр мәктәпләрендәге җыр-моңга сәләтле балаларны ачу, аларга хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүгә корылган конкурста 30га якын бала арасыннан өч остаз 9ын сайлап алды һәм бер ай дәвамында аларны профессиональ рәвештә өйрәтеп, сәхнәгә алып чыкты.

Сүзне иң элек җиңүчеләрдән башлыйк әле. Алар — Казанбаш мәктәбеннән Әдилә Гатауллина (остазы Алена Ганиева), Арчаның 2нче мәктәбеннән Розалия Гаптерахманова (Альбина Фатыйхова) һәм шулай ук 2нче мәктәптән Гөлүсә Гарифҗанова (Артур Хафизов). Лауреатларга Артур Хафизовның студиясендә берәр җыр яздыру мөмкинлеге бүләк ителде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиңүче дип аерып әйтсәк тә, конкурста катнашырга җөрьәт иткән, райондагы дәрәҗәле сәнгать мәктәбенә күтәрелеп, каушамый, югалып калмыйча, тамашачы алдына чыгып җырларга көч тапкан авыл баласының шушы адымы ук җиңүләрнең зурысына тиң! Район, шәһәр җирендә яшәүче балаларга сәләтен үстерү өчен мөмкинлекләр тудырылган, алар, спортмы, иҗат буенчамы, сәләтләрен арттырып, махсус түгәрәкләргә йөри ала. Ә авыл баласы өчен, никадәр талантлы булса да, андый мөмкинлек юк, сирәк авыл мәктәбендә генә кайбер юнәлешләр буенча шөгыльләнергә мөмкин. Балаларны конкурска әзерләүдә мәктәп укытучыларының тырышлыгы аеруча игътибарга лаек. Яңа Кырлай мәктәбенең җыр укытучысы Гөлзада Шәрәфетдинова конкурска берничә укучысын алып килгән иде, шуларның берсе — Илшат Фәсхетдинов сайлап алу турыннан узып, финалга барып җитте. Җиңүгә ирешкән 9 баланың берсе иде ул. Гөлзада ханым беренче турда да, финалда да укучыларын үзе гармунда уйнап җырлатты. Укучысының җиңүендә фанат укытучының өлеше бихисап. “Мондый бәйгеләр авыл балаларын ачар өчен бик кирәк. Балалар профессиональ остазлар белән шөгыльләнеп күп белем алды. Илшатның әти-әнисенә дә рәхмәт, алар инде өченче улларына җыр дөньясына керергә ярдәм итә”, — ди ул. Остазлар да, балаларын ерак авыллардан алып килеп шөгыльләнергә мөмкинлек тудырган, гел ярдәм итеп торган әти-әниләргә, җыр дөньясына алып кереп киткән, юл күрсәткән мәктәптәге укытучыларына, һәрвакыт ярдәм кулы сузган коллегаларына рәхмәтле. Арчаның 2нче мәктәбеннән Алинә Мөхәммәтгалиеваның ике укучысы Гөлүсә белән Розалиянең лауреат булуы — укытучы хезмәтенең куанычлы нәтиҗәсе. Бәйгедә дипломант булган Яңа Кенәр кызы Зәлинә Хөсәенованың әнисе Дилә ханым да җырларга өйрәтүче укытучысы Алсу Сәмигуллинага рәхмәт укый. “Ике кызым да җырлый. Алсу алар белән ныклап шөгыльләнә, бәйгеләргә бергә йөриләр, рәхмәт яусын”, — ди.

Катнашучылар өчен тагын бер истә калырлык вакыйга булды — алар диплом һәм бүләкләрне Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров кулыннан алды һәм аның белән бергәләп фотосурәткә төштеләр. Якташыбыз яшь талантларның чыгышын карап бәя бирергә махсус кайткан иде. Районында сәләтле яшь талантларның аз булмавына шатлануын яшермәде, “Остазларга рәхмәт, балаларның һәрберсе лауреат булырлык”, — диде ул.

Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, безгә – тамашачыларга төерләре сизелмәде. Анысын катнашучы һәм остазлар үзләре генә белгәндер.  Һәр катнашучыны мәктәп директоры Гөлнара Сабирова үзләренә укырга чакырды. Киләсе елларда бәйгенең катнашучылары да артыр, ә катнашкан лауреат, дипломантлар киләчәктә дә уңышлары белән район данын яклауга өлешләрен кертер. “Арча сандугачы – 2019” аларның сәнгать, җыр юлына юл башы булыр сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X