erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шундый җитәкче булу – үзе бәхет!

Соңгы елларда элеватор коллективы беренче ашлык килүне билгеләп үтү традициясен яңартып җибәрде

Моннан алты ел элек сүнеп, сүрелеп барган Арча элеваторына җитәкче итеп Ләйсән Әһлиуллина билгеләнде. Хезмәт хакы да түли алмаган, салымнар буенча бурычка чумган предприятиене хатын-кыз нишләтә ала инде? Бераз йөрер дә, кулын селтәп ташлап китәр. Шулай уйлаучылар аз булмагандыр.

Әмма Ләйсән Шәкүровна нык ихтыярлы, авырлыклардан курыкмый торган җитәкче булып чыкты. Бүген инде ул үзе дә: “Коллектив бик яхшы безнең!” – дип әйтә. Җитәкченең көче дә әнә шул көчле коллектив туп-лый, кешеләрдә өмет уята алуында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күп хуҗалык җи-тәкчеләре белән сөйләш-кәнем бар. Алар һәркайсы: “Ләйсән Шәкүровна белән эш итүе рәхәт, әйткән сүзендә тора торган кеше ул!” – диләр. Без элеваторда 3 февральдә булдык. “Ашлыкны әле һаман китерәләр”, – дип көлдерде җитәкче. Коллективка да ел буе эш бар, соңгы вакытта рапс орлыгы да кабул итә башладылар. Элеватор тышкы күренеше белән дә балкып тора хәзер. Яңа җиһазлар, техника да кайта.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов Ләйсән Шәкүрованы туган көне белән котлап, аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X