erid:2VtzquqpS7d
Шурада төнлә көчле янгын булды
Арча яңалыклары

Шурада төнлә көчле янгын булды

Шура авылында төнлә коточкыч янгын була.

Кичә төнге сәгать 11дә Шура авылында янгын чыга. Авыл мулласы Илдар Шәмәрдановның йорты, каралты-курасы, мунчасы тулысынча янып бетә. Күрше йортның мунчасы, лапасы, янәшәдәге өченче йорт шулай ук яна. Янгын П хәрефен хәтерләтте, диләр. Зыян күргән янәшәдәге ике йорт буш торган була.

Шәмәрдановлар авыл халкына бик рәхмәтле. Янгынны сүндерергә булышкан өчен. Хәтта күрше-тирә авыллардан да киләләр. 

Илдар белән Әлфинур бер кыз бер малай үстерәләр. Алар үз гаиләләре белән читтә яшиләр. Тәрбиягә алган 15 яшьлек ике уллары бар. Ярый әле күршедә Илдар туып-үскән төп йорт исән- сау. Алар шунда сыена. 

Бүген зыян күрүчеләр янына район башлыгы Илшат Нуриев та килә. Зыян күрүчеләр янында булганнан соң, авылда янгынчыларга су алу мөмкинлеге бармы- юкмы -- бу мәсьәлә белән дә кызыксына.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Хөрмәтле райондашлар, янгыннан зыян күрүчеләрне ялгыз калдырмыйк, мөмкинлектән чыгып булышыйк.

Акча күчерү өчен Ак Барс банкындагы исәп: 2200530184999779 Шамарданова Альфинур.

Илдар хәзрәтнең телефон номеры Сбербанк картасына тоташкан: 89179106849.

Иртәгә Шурада күмәк өмә булачак. Янгын калдыкларын җыештырачаклар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев