erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Сыер урлаган өчен хөкем ителде

Быел июль ае башында кич белән Балтачта яшәүче 24 яшьлек Ленур Габидуллин үз машинасына утырып Арча районының Иске Төрнәле авылына килә. Аның күзләре аркандагы сыерга төшә. Бауны кисеп сыерны урман полосасына алып китә.

Шуннан сугым цехында эшләүче танышына шалтырата, үзендә терлек булуын әйтә. Тегесе йөк машинасы белән килеп сыерны Балтач районына кайтара, урланган булуы турында белми дә. Малның хуҗасына 75 мең сумлык зыян килә.

Берничә көннән Габидуллин шундый ук юл белән Шушмабаш авылы янында арканланган сыерны урлый. Зыян 80 мең сумлык дип бәяләнә.

Соңгы җинаятен ул июль ахырында ясый, монысында Наласа авылы янында арканланган сыерны урлый. 75 мең сумлык зыян сала.

Габидуллин гаебен тулысынча таныды, ирекле рәвештә  китергән зыянны түләде.

Арча район суды Ленур Габидуллинны әлеге җинаятьләрне ясауда гаепле дип тапты һәм 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин,

район прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Прочитать не возможно