Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тагын салкынайта

    Атна уртасында Татарстанда янә температура төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

    Чәршәмбе, 29 апрельдә Арктикадан салкын һава киләчәк. Төнлә һава температурасы -1...+4 градус булачак. Яңгыр һәм юеш кар яварга, бозлавык булырга мөмкин.

    Көндез атмосфера басымы артуы күзәтеләчәк. Урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы 10-15 градус җылы булачак. Урыны белән җил секундына 15-20 метрга кадәр тизлек белән исәргә мөмкин.

    30 апрельдә Татарстанда һава торышын чираттагы циклон билгеләячәк. Яңгыр көтелә. Моннан тыш, көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4...+9 градус, ә көндез - +9...+14 градус.

    Реклама

    Майның беренче көннәрендә республикада янә температура күтәреләчәк, чөнки төбәк циклонның җылы секторында булачак. 1 майда яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +4...+9 градус, көндез - +14...+19 градус, дип фаразлый синоптиклар.

    Шимбә, 2 майда Татарстанда җылы һава торышы, урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы янә +5...+10 градус, ә көндез +16, +21 градуска кадәр җылытачак.

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: