Таныш булыгыз – яшь белгеч
Быелгы уку елыннан спорт туризмы буенча эшли башлаучы яшь тренер – Константин Уманцев.
Мәгариф өлкәсендәге өстәмә белем бирү юнәлеше балалар үсешендә мөһим роль уйный.
Укучыларның дәресләрдән тыш теге яки бу юнәлештә шөгыльләнүләре вакытларын файдалы уздыру өчен кирәк.
Районыбызда балаларга өстәмә белем бирүче оешмалар берничә һәм аларда югары белемле укытучылар эшли. Шундый оешмаларның берсе – Арча Укучылар сарае. Биредә алты юнәлеш буенча да 18 түгәрәк эшли. Иң актив алып барылган юнәлешләр арасында 165 укучы шөгыльләнүче спорт туризмы аерым игътибарга лаек. Бүгенге көндә әлеге түгәрәкне өч педагог алып бара. Укучылар сараеннан тыш ул Лесхоз, Мәтәскә, Сеҗе, Сикертән һәм Арчаның 6нчы мәктәбендә дә уздырыла.
Быелгы уку елыннан спорт туризмы буенча эшли башлаучы яшь тренер – Константин Уманцев. Казанда яши. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Идел буе спорт һәм туризм академиясен тәмамлый.
– Казанда тудым, шунда яшим, бүгенге көнгә кадәр тормышым Казан белән бәйле иде. Әмма язмыш мине Арчага китерде.
– Хезмәт юлыгыз нидән башланды? Ничек Арча Укучылар сараенда эшли башладыгыз?
– Уку йортын мин 2021 елда тәмамладым. Аннан соң, спорт туризмы буенча Казанда һәм Биектауда эшләдем. Күптән түгел Казанда узган бер семинарда Арча Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин белән очраштык. Безнең моңа кадәр дә бергә эшләгән, төрле дәрәҗәдәге ярышларны бергә уздырган бар иде. Ә семинардагы очрашу вакытында ул миңа Укучылар сараена эшкә кайтырга тәкъдим ясады. Нишләп әле ризалашмаска дип уйладым. Һәм мин биредә.
– Ни өчен туризмны сайладыгыз?
– Туризм – минем өчен ул барысы да, ул минем яшәү рәвешем. Бу юнәлешне бик яратам. Мәктәптә укыган вакыттан ук кызыксына башладым. Гомумән алганда инде 15 еллап мин бу юнәлеш буенча шөгыльләнәм. Спорт һәм туризм академиясен тәмамлауга балалар белән эшли башладым. Бер дә үкенмим. Бу юнәлеш турында мин сәгатьләр буе сөйли алам.
– Балалар белән дәресләр ничек алып барыла?
– Беренче тапкыр килгән баланы спорт туризмы өчен махсус булдырылган киемнәр белән таныштырабыз. Алар ни өчен кирәк, ничек кияргә, нәрсә ярый, нәрсә ярамый – гомумән барлык куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатыла. Һәм алар һәр дәрес саен ныгытыла. Укучылар түгәрәккә килгәннән соң, биш минут дәвамында җылыну өлеше була, йөгерәләр, махсус күнегүләр ясыйлар. Аннан соң гына туризм юнәлешендә башкарыла торган күнекмәләргә күчәбез. Нигездә дәресләр спорт залында уза. Укучылар сараенда моның өчен барлык уңайлыклар да булдырылган һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләре дә башкарылган. Укучылар махсус җиһазландырылган дистанцияләр буенча узарга өйрәнә, аларны кыска вакыт аралыгында узу күнекмәләрен ныгыта. Шулай ук велосипедларда йөрибез, кышын чаңгыга чыгабыз, походлар оештырыла.
– Әлеге түгәрәккә балалар ничә яшьтән йөри ала?
– Арча Укучылар сараена спорт туризмы түгәрәгенә 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучыларны кабул итәбез. Түгәрәкләр түләүсез. Атнаның шимбә-якшәмбе көненнән кала теләсә кайсы көнгә балаларның үзләренә уңай вакытка языла алалар. Уку елы уртасыннан да килергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат өчен Арча шәһәре, Сызгановлар урамы, 22 йорт адресы буенча килергә яки 3-10-65 номерына шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев