erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда ачык һавада төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларын билгеләделәр

Урам участокларында татарстанлылар алты көн дәвамында - 25-30 июньдә тавыш бирә алачак.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көннәрендә Татарстанда 370 тирәсе участок ачык һавада ачылачак. Аларда, нигездә, балалар бакчалары биналарында урнашкан участок комиссияләре эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.

«Участок комиссиясе махсус әзерләнгән территориядә эшләячәк, урамда  палаткалар, чатырлар куелачак. Без балалар бакчалары биналарыннан читтә тавыш бирүне уздыру карарының дөрес булуын аңлыйбыз. Бу тавыш бирү аның вакыты сузылуы белән аерылып тора: ул бер көн түгел, ә җиде көн дәвам итәчәк. Тавыш бирү 25 июньдә башлана һәм 1 июльгә кадәр дәвам итә», – диде бу вазгыятьне аңлатып Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, участокларны эшкә әзерләү башланды инде. Тавыш бирү көннәрендә алар башка урыннар кебек үк дезинфекция чаралары белән эшкәртеләчәк. «Көн дәвамында тавыш бирү өчен бүлмәләрнең дезинфекция эретмәләре белән дымлы җыештыру каралган, шул исәптән чүп савытлары, кабиналар, күчермә тартмалар эшкәртелә. Көн азагында, комиссия эшне бетергәннән соң, дезинфекция җиһазлары булган махсус бригада киләчәк, ул бөтен участокны эшкәртеп, аны киләсе көнгә әзерләячәк», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Андрей Кондратьев ачык һавада тавыш бирү өчен мәйданчыклар тавыш бирүчеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре агымын  таратырга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты. Маршрутларны һәм куркынычсыз дистанцияне билгеләр һәм күрсәткечләр ярдәмендә билгеләячәкләр. Участоклардан керү һәм чыгу урыннары төрле яклап булачак. Моннан тыш, керү һәм чыгу юлында дезинфекцияләүче келәмнәр һәм куллар өчен антисептиклар куелачак.   Дистанцияне үтәү өчен метр ярымнан алып ике метрга кадәр ара калдырылачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ачык һавадагы участокларда татарстанлылар алты көн – 25-30 июнь көннәрендә тавыш бирә алачак. Гомумроссия тавыш бирү көнендә, 1 июльдә, гражданнар өчен бары тик стационар участоклар гына эшләячәк. Бу көн ял көне дип игълан ителде, бу тавыш бирүчеләр, шулай ук балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре арасындагы элемтәләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

«Без, оештыручылар буларак, тавыш бирүдә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен барысын да эшлибез», – дип йомгаклады Андрей Кондратьев.  

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X