erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда биш катлы йортта янгын вакытында әниләре белән дүрт баланы коткарганнар
Арча яңалыклары

Татарстанда биш катлы йортта янгын вакытында әниләре белән дүрт баланы коткарганнар

Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында чыккан булырга мөмкин.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда янгын сүндерүчеләр ут капкан биш катлы йорттан әниләре белән дүрт баланы коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 4:49 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Әлмәттә Чернышевский урамындагы йортның беренче катында фатир януын хәбәр итәләр. 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йорт янында беркем дә булмый, ә беренче каттагы фатир тәрәзәләреннән төтен чыга. Янгын сүндерүчеләр фатирны тикшерә башлый. Йокы бүлмәсендә хатын-кызны һәм аның 10, 8, 4 һәм ике яшьлек балаларын табалар. Гаиләне урамга алып чыгалар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар. Балаларны һәм әниләрен хастаханәгә салу таләп ителмәгән.  

1,5 квадрат метр мәйданда урын-җир янып беткән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан дип фаразлана. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-08-2020/tatarstanda-ut-kapkan-bish-katly-yorttan-nil-re-bel-n-d-rt-balany-kotkargannar-5765431

 


Нет комментариев