erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда коронавирустан икенче кеше үлгән

11 татарстанлы хастаханәгә озатылган, 60 кеше өендә дәвалана, чөнки аларда авырту җиңел формада.

 

65 кеше авырулар белән элемтәгә кергән, 5 зарарлану очрагы читтән кертелгән,. Шул чорда 100 кеше сихәтләнгән. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штаб хәбәрендә әйтелә.

 Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан - 28, Яшел Үзәндә - 11, Яр Чаллы — 7, Әлмәт - 6, Түбән Кама, Саба һәм Алабуга районнары — 3әр очрак, Арча һәм Тәтештә - 2шәр, Биектау, Буа, Чүпрәле Аксубай, Алексеевск, Балтач районнарында бер очрак ачыкланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ни кызганыч, бер хаста "таҗлы вирус"тан вафат була (бу Татарстанда әлеге чирдән икенче үлем очрагы). Ул 1953 елгы Алабуга кешесе. 18 апрельдә авыру Яр Чаллының йогышлы чирләр дәваханәсенә китерелә. 25 апрельдә аны үпкәгә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтыралар. Әмма пациентны коткарып булмый, ул коронавирустан һәлак була. Бу тиешле экспертиза нәтиҗәсендә расланган. 

Үзизоляцияләү режимыннан акрынлап, 12 майдан башлап чыгачакбыз. Бу көннәрдә безгә барлык эпидемиологик чараларны да үтәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә. Хөкүмәт федераль рекомендацияләр нигезендә Татарстан икътисадының эш ритмына этаплап күчү планын эшли. Муниципалитет башлыкларына предприятие коллективларын саклап калу эшен көчәйтү йөкләнде. Хезмәткәрләр үз вакытында һәм тулы күләмдә хезмәт хакы алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X