erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда яшәүчеләр «Татмедиа» басмаларын 451 сәүдә ноктасында сатып ала ала

Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен алар Казан метросының алты станциясендә, 130 почта бүлегендә, шулай ук кибетләр, хастаханәләр, шифаханәләр һәм күчмә автолавкаларда тәкъдим ителгән.

«Төп социаль бурыч — безнең газета-журналларны республикада яшәүчеләр өчен мөмкин кадәр үтемле итү. Без һәр кешенең үзен кызыксындыра торган басма продукцияне сатып алу мөмкинлеге булуын телибез. Совет заманында Казанда газета киосклары бик күп иде, әмма вакыт үтү белән аларның саны кимеде. Безнең басмалар өчен махсус урын табу турында карар кабул ителде. Бу Татарстанда яшәүчеләргә безнең басмаларны махсус билгеләнгән мәйданнарда тиз арада табарга мөмкинлек бирә», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директор Шамил Садыйков.

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиаресурсы 98 шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 10 радиоканалны, интернет челтәрендәге 80 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 2020 елның икенче яртыеллыгында газеталарның гомуми тиражы — 225 мең данә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X