erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанлыларга чит илләрдән штрафсыз ничек кайтырга икәнлеген аңлаттылар

Республикада Covid-19 таралуны булдырмау максатында Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталыннан файдаланырга кирәк.

Казан халыкара очышлар өчен ачык, тик коронавирус таралуга юл куймау максатында чит илдән кайтучыларга Дәүләт хезмәте порталында теркәлү узарга кирәк. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

“Бүгенге көндә чит илдән кайткан пассажирлар 3 календар көн эчендә тест узарга һәм аны Дәүләт порталына кертергә тиешлеге турында күрсәтмәләр җибәрелә”, – диде спикер.

Россия территориясенә кайтучылар башта Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталында “Россия Федерациясенә кайтучыларны теркәү” бүлегендә электрон анкета тутырырга кирәк. Моны очышка кадәр, билет алган вакытта, тик рейска теркәлер алдыннан эшләргә кирәк.

Илгә кайткач, өч көн эчендә элеккеге турист ПЦР методы белән Covid-19га лаборатор тикшерү узарга тиеш. Аның нәтиҗәләрен Дәүләт порталына кертергә, “Россия Федерациясе территориясенә керүчеләр өчен яңа коронавирус инфекциясенә тест нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү” формасын тутырырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанга кайтучының 14 көн эчендә хәле начарланса, ул яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш, клиника барырга кирәкми. Табиб өйгә килә. Медицина хезмәткәренә чит илдән кайту вакыты турында мәгълүмат бирергә кирәк булачак.

Әгәр коронавирус инфекциясенә тест уңай нәтиҗә бирсә, ТР буенча Роспотребназор идарәсе күрсәтмәләрен утәргә кирәк: яшәү урыны буенча ике атнага изоляцияләнергә, башка кешеләр беән  аралашмаска.

Әгәр Россиягә, шул исәптән Татарстанга кайту кагыйдәләренең бер генә пункты үтәлмәсә дә, гражданнарга 15 меңнән 40 меңгә кадәр штраф каралган.

Ә кеше сәламәтлегенә зыян салган  яки кеше үлеменә китергән очракта, әгәр җинаять очрагы булмаса, 150 меңнән 300 меңгә кадәр штраф түләргә кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X