erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уку елы башыннан 163 педагогта коронавирус ачыкланган

Уку елы башыннан Татарстанда 87 студент, 90 укучы һәм 163 укытучыда Covid-19 коронавирусы ачыкланган

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе   җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Беренче сентябрьдән 90 укучы, 87 студент, 163 педагог авырып китте. Чыганакларның гомуми саны 340 булды. Әлегә бу чирек башыннан бер генә яңа очрак та күзәтелмәгән», - дип искәртте спикер.

Яңа коронавирус инфекциясенең 336 чыганагы ябылган инде. Республика Роспотребнадзор контролендә чирнең дүрт очрагы бар, күзәтүнең соңгы вакыты булып 15 гыйнвар тора.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ОРВИ симптомнары һәм температура югары булу сәбәпле, узган тәүлектә 58 бала укырга кертелмәгән. 1 сентябрьдән өйгә яки поликлиникага барлыгы 10 904 укучы озатылган.

Любовь Авдонина хәзер Татарстанда аерым укый торган  сыйныфлар юк, барысы да көндез бергә укый, дип өстәде.  

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/13-01-2021/tatarstanda-1-sentyabrd-n-90-ukuchy-m-163-pedagog-koronavirus-yoktyrgan-5798599

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X