erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Курсада көрәштеләр (ВИДЕО, нәтиҗәләр)

Бүген Урта Курса мәктәбе спорт залында 2007, 2008нче елгы малайлар район беренчелегенә көрәште.

Мәктәп залы көрәшчеләр белән тулы иде. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алиев, "Курса МТСы" җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов ярышларны ачып җибәрү тантанасында көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. Һәм, ярышларны карап, ахырдан да җиңүчеләрне котладылар.

Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Булат Гәрәев ярышларны алып барды. Көрәшче, тренер Илшат Һидиятов келәмдә судьялык итте.

"Арча" спорт комплексы методисты Фәгыйлә ханым күңелле хәбәр әйтте: "2020 елгы нәтиҗәләр буенча республикада көрәш буенча Арча районы 2нче урында".

Ярышта баш батыр булып Шушмабаштан Таһир Кәримов калды. Тренеры Марат Сәлахов. Котлыйбыз! Рәүф Гыйләҗетдинов баш батырга тәкә бүләк итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәр авырлык буенча җиңүчеләргә, 2, 3нче урыннарны алучыларга бүләкләр бирелде.

Иң көчлеләрне февраль ахырында республика күләмендәге ярышлар көтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X