erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ел чыршы бәйрәмнәре белән башланып китте

Яңа елга чыршы бәйрәмнәре белән килеп кердек. Мәктәп, бакчалардагы күңел ачу уеннары авылларда һәм шәһәребездә халык бәйрәмнәренә әверелде

31 декабрьдә Арчаның Үзәк чыршысы янындагы Яңа ел тамашасы күңелләргә бәйрәм рухы өстәде. Район үзешчәннәре Расих Галимҗанов, Радик Хәйретдинов, Шәүкәт Вәлишин һәм тагын бик күпләрнең җырлап-биеп күңел ачулары халыкны кузгатты – бар да бии... Кичке сәгать 10да һавага салют атылды. Хуш иске ел, исән-сау килә күр Яңа ел!

2021 елның 1 гыйнварыннан безгә авыллардан, шәһәребездән берсеннән- берсе матур хәбәрләр килә башлады. Гөберчәктәге язучы

М. Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина: “Кыш бабай безнең музейга да килде, – диде. – Кунакларны кабул итте!” Урта Сәрдә авылыннан китапханә мөдире Әнисә Ишморатова: “Урта Сәрдә авылыннан Нурфия һәм Рамил Фәттаховлар йорты искиткеч! Алар гаиләсе “Яңа ел тәрәзәсе”  дигән Бөтенроссия акциясенә  кушылды, – дип хәбәр итте. – Тырыш һәм иҗади гаилә. Ел саен урамда өй каршыларына чыршы бизәп һәм тау ясап, авыл халкына бәйрәм рухы бүләк итәләр. Кызлары Айсылу ясаган тәрәзәдәге сүрәтләрне рәссам иҗат иткән диярсең, бик матурлар, әллә кайдан үзләренә җәлеп итәләр”. Дөрестән дә, шулай, без ул хозурлыкларны сайтка да куйдык. Афәрин, Фәттаховлар!

– Безнең Югары Пошалым авылында күңелле чараларны клуб мөдире Илдус Саттаров белән хатыны Гөлсинә оештыра, – диде безгә Гөлгенә Гыйниятова.

Әйдәгез, Илдус Саттаровның үзеннән сөйләтик әле. “Хәерле көннәр! Яңа еллар белән сезне! – дип сүзне котлаудан башлады Илдус әфәнде. – Яңа ел алдыннан көндезге сәгать 1дә “Сәламәтлек зур байлык” дигән спорт уеннары белән бәйрәмне башлап җибәрдек. Спорт уеннары бик күңелле үтте. Кич белән бал-маскарад! Үзешчәннәр концерты, төрле уеннар, бәйгеләр... Иң күңеллесе Кыш бабай белән Кар кызын каршы алу булды. Трактор чүмечендә килде алар. Бәйрәмгә килгәннәр Равил Галәветдинов оештырган кайнар коймактан һәм шашлыктан авыз иттеләр... Бик күңелле булды”.

Югары Пошалымнан коймак, шашлыклар оештырган Равил Галәветдинов турында  авылдашы Гөлгенә Гыйниятова: “Авылыбызның хөрмәтле кешесе. Юмарт ул... Данлыклы балта остасы. 16 манара ясаган кеше”, – диде.

2 гыйнварда Кысна авылы халкы бик матур итеп бәйрәм итте. Белдерүе генә дә ни тора! “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева ул кичне: “Бездә бик матур бәйрәм бара. Пылау-коймаклар белән!” – дип кызыктырды.

31 декабрь кичендә Үзәк чыршы янында Питомник клубы мөдире Нәсимә Гарифуллинадан: “Нишләп биемисез?” – дип сораган идем, Нәсимә ханым: “Кичә Питомник клубы янында бик матур кичә оештырдык. Шунда бии-бии аяклар калмады”, – диде уены-чыны белән. Ә Питомник халкының ничек бәйрәм иткәнен безнең сайттагы фотолардан карарга була. Нәсимә ханым Питомник халкына бал-маскарадта актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Безнең Казиле авылында клуб юк, шуңа күрә Иске Кырлай авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре бергә җыелып, Яңа ел бәйрәме оештырдылар. Беренче тапкыр. Бик күңелле булды. Бик зур рәхмәт”, – дигән хәбәр килеп иреште безгә.

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты җитәкчесе Гөлназ Ибәтуллина үзләрендә тәрбияләнүчеләрнең рәхмәтен юллый: “Ак барс” шәфкатьлелек фонды безнең өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чик-ләнгәннәргә күчтәнәчләр китерде.“Арча” спорт комплексы да бүләкләр әзерләгән. Безнекеләр Яңа ел котлауларына, күчтәнәчләргә бик куандылар”.

Ишнарат – 20 хуҗалык-лы авыл. Яшьләр шәһәргә киткән. Өлкәннәр калган. Клубы да юк. Әмма бәйрәм һәркем өчен бәйрәм. Өлкәннәр җыелышып чыршы бизәгәннәр, аның янында күңел ачу чарасы оештырганнар. Рәхәтләнеп уйнап, биеп бәйрәм иткәннәр.

Арчаның Нәкыйп Сафин урамында Алмаз Сәгыйтьҗанов Яңа ел бүләге әзерләгән. Янәшәдә төрле утлары белән чыршы балкып утыра. Ә мәйданчык янәшәсенә ир-егетләр тырышлыгы белән балаларга шуарга тау да ясалган.

– Өтнә авылында җырчы Фидәрис Мортазиннар бик матур бәйрәм оештырды, – дип шалтыраттылар авылдан. – Бик зур рәхмәт. Урамда коймаклар, шашлыклар пешерделәр. Салют аттырдылар. Рәхәтләнеп күңел ачтык. Мортазиннар алар 5 бертуган җырлый. Әтиләре Филикс Иске Кырлайныкы, әниләре Фидания апа Өтнәнеке. Казанда гомер иттеләр. Хәзер Өтнә авылына Фидания апаның төп нигезенә яшәргә кайттылар. Балалары кайтып йөри. Матур гаилә. Исән-сау булсыннар!

7-8 яшьлек малайлар, Сабага ярышка барып, 3нче урынны алып кайттылар! Тренерлары – Ринат Насыйбуллин. Арчаның “Ракета” хоккейчылар командасы  зона  турында Биектау, Питрәч, Кукмарадан килгән көндәшләрен  җиңеп, беренче урын яулады. Алда республика финалы. Анда зоналарда откан командалар белән Сочида узачак Россия финалына юллама өчен уйнаячаклар. Яшь хоккейчыларга уңышлар телибез! Гомумән, каникул вакытында спорт ярышлары көн дә диярлек булды. Итекле хоккей, шахмат, шашка, туризм, волейбол, таэквондо, хоккей... – алар күп.

Арчаның Үзәк чыршысы янындагы кече сәхнәдә көн дә яңа ел тамашалары булды. Авыллардан килеп, җырлап-биеп, уеннар оештырып, халыкның күңелен күрделәр. 7 гыйнвар Раштуа бәйрәме белән истә калды. 8 гыйнварда Раштуа бәйрәме Арчаның сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Озын сүзнең кыскасы, бәйрәм тамашаларын сөйләп бетерә торган түгел. Ярый әле бәйрәмнәребез бар. Рәхмәт аларны оештыручыларга, безнең күңелләрне күрүчеләргә! Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре яна ел

2
X