erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә актив яшьләр яши

Яңа Кенәр урта мәктәбендә район Иҗтимагый советының күчмә утырышы узды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды. Район җитәкчеләре белән берлектә, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, яшьләр берләшмәләре, оешма, берләшмә җитәкчеләре катнашындагы утырышта районда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру темасы алга куелды.

Ике бала әтисе Дамирга әле 26 яшь кенә булса да, бүгенге көндә ул аягында нык басып торучы эшмәкәр. Үзләренең цехларында җитештерелгән агач материаллары Казахстанга кадәр китә, киләчәктә чит илгә чыгарга исәпләре. Агымдагы ел ахырына цехларын тагын да зурайтып, пычкы чүбен эшкәртү буенча яңа юнәлештә эшләргә ниятлиләр. 

“Өч ел элек дәүләттән 3 млн. ярдәм алып, аннан откан грант акчаларына цех төзеп, агач яру җиһазлары булдырып эшне башлап җибәргән идек. Агачны урман аукционнарында катнашып сатып алабыз. Эш өчен кирәк булгач, юрист белгечлеге буенча икенче югары белем алам. Бүгенге көндә кредитлар капланып бетте. Биредә 20дән артык кеше эшли. Яңа цехлар ачсак, тагын шактый кешегә эш урыны булдыру исәп”, – ди эшмәкәр. Яңа бина төзергә урын кирәк булганлыктан, күрше-тирәдәге берничә йорт хуҗасыннан җирне сатып алып, аларга читтәрәк заманча йортлар төзеп биргәннәр. Дамир Каюмов спортчы да. Яңа Кенәрнең футбол, волейбол командалары уенчысы. Шунлыктан, авылда узучы спорт чараларының төп иганәчесе дә ул.

Яңа Кенәр авыл җирлегендә узган “Авыл көне”ндә катнашучылар эшмәкәрнең биләмәләрендә эш барышы белән танышып, булдыклы яшьләргә сокланып йөрде. Бу якларга килүнең төп максаты да, авыл җирендә яшәүче яшьләр сәясәте, аларның яшәешен, проблемаларын белү, яшьләргә ярдәм итү, гомумән, райондагы яшьләр тормышы белән танышу иде. Җирлектә 30 яшькә кадәрле 900дән артык кеше яши. 4 авыл хуҗалыгы оешмасы эшли. Хөкүмәт эшендә, шәхси эшмәкәрләргә ялланып эшләү берлектә яшьләр авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә намус белән хезмәт итә.

Адәм баласының сәламәтлеген балачактан кайгыртып, саклап яшәсәң, нәтиҗәсе гомер буена бара. Яңа Кенәр участок хастаханәсендә әнә шул принципка нигезләнеп эшлиләр. Балалар табибәсе Рафия Аксакованың шифалы кулларының даны республика дәрәҗәсендә билгеле. Яшь буынның киләчәге өчен борчылып эшләүче табибә гозерләнеп килгән һәркемгә ярдәм итеп, вакыт, түләү белән хисаплашмый эшли. “Зонадагы мәктәпләрдә тикшерүләр уздырабыз. Сәламәтлекләрендә проблемалар табыла калса, балаларны хастаханәдә дәвалыйбыз, дәваланып чыккач та, хәлен белешеп торабыз”, — ди ул.  Яшь буынның сәламәтлеге өчен борчылып яшәүче табибә Яңа Кенәр коррекцион интернат-мәктәбе укучылары янына барырга да вакыт таба. Ул гына да түгел, аның ярдәме белән Яңа Кенәр балалар иҗат йортында медицина һөнәренә өйрәтү түгәрәге ачылган. Ел саен мәктәпнең 9, 11 сыйныфын тәмамлаган дистәләгән укучысы әлеге һөнәрне сайлаганга, мәктәптә үк башлангыч белемне бирергә уйлаганнар. Араларыннан кайберләрен киләчәктә авылга табиб итеп кайтарырга исәпләре. Эш дәверендә җитешсезлекләрне үзләре хәл итеп барса да, арада көч җитмәстәйләре дә бар шул. Начар хәлдә булганга, төзекләндерүне таләп иткән хастаханә бинасына районнан ярдәм булмасмы дип өметләнәләр. Шулай ук балалар иҗат йортының да тышкы ягын төзекләндерергә, заманча итеп эшләргә кирәк.

Яңа Кенәр яклары элек-электән сәнгать җанлы иҗатчылары, спортчылары белән данлыклы. Тәрбия эшендә балалар иҗат йортының роле әйтеп бетергесез. Узган ел биредә нәфис гимнастика белән дә шөгыльләнә башлаганнар, инде республика күләмендә бәйгеләрдә катнашалар икән. Гомумән, кул эшләнмәләре, картинг, бию, җыр, уен коралларында уйнау.... Филиаллары белән бергә биредә 70 түгәрәк эшли һәм һәммәсенә балалар кызыксынып йөри.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урта мәктәп фойесында берничә өстәл тулы кубоклар каршы алды. Гаҗәп түгел, мәктәп укучылары, авыл яшьләре нинди генә спорт ярышында катнашса да, алдынгы урыннарның берсен яуламый калмый. Авыл яшьләре өчен иганәчеләр ярдәме белән зур футбол кыры төзелгән. Анда чирәм үсәргә мөмкинлек юк, һәр көнне яшьләр килеп командаларга бүленеп шөгыльләнә, еш кына ярышлар булып тора. Яңа Кенәрләрнең спорт өлкәсендәге даны республика дәрәҗәсендә билгеле.

Киләчәктә районда яшьләрнең мәнфәгатен, гозерләрен искә алып яшьләр сәясәтен үстерү программасы төзеләчәк. Күргән, ишеткәннәрдән, утырышта Иҗтимагый советның эшче төркеме тарафыннан җиткерелгән тәкъдимнәр программаны төзегәндә искә алыначак. Ә аны тормышка ашыру барышында күп кенә проблемалар да чишелеш тапмый калмас дип ышаныйк.

Розалия Зиннәтова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X