erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә янгыннан зыян күргән Фәния Шәрәфиева авылдашларына рәхмәт әйтә

1 февраль көнне хуҗалыгыбызда янгын чыгып, зур зыян килде.

Иң беренче булып Хәниф Әхмәтов җитәкчелегендәге Яңа Кенәр янгын часте хезмәткәрләре килеп җитте. Өч машина тиз арада бер-бер артлы янгынны сүндерә башлады. Коммуналь хуҗалык тракторлары су белән тәэмин итеп торды. Утка таралырга ирек бирмичә, өйне саклап кала алдылар. Сәмигуллин Илшат Вәдүт улына, күршеләр Зарипова Альбинага, техника белән ярдәм иткән Газизов Илназга, барлык авыл яшьләренә, Яңа Кенәр халкына һәм, әлбәттә янгын часте, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Гадәттә, янгын сүндерүчеләрне сүгәләр. Соңга калып килделәр, сулары да юк иде, диләр. Дөрес түгел, шалтырату белән тоткарлыксыз килеп җиттеләр. Сулары да бар иде. Шулай ук матди ярдәм күрсәткән улым Рамил Шәрәфиевның хезмәттәшләре – “Татар радиосы” коллективына, үзем эшләгән “Арск-Пласт” ширкәте җитәкчесе Шиһабиев Ринат Минһаҗевичка, коллективыма зур рәхмәтемне белдерәм. Барысына да исәнлек-саулык телим. Аллаһы Тәгалә берәүгә дә андый хәсрәтне күрсәтмәсен.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X