erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдән сөенечле хәбәр

Без Яңа Кенәрдән килгән хәбәр буенча әлеге авылга барып килдек

Яңа Кенәрдә яшәүче Илфат Салихҗанов, юлны кардан чистартып торалар, рәхмәт, әмма юлдагы кар кырыйга өелә-өелә безнең койма капкасы тагын кәкрәеп килде, дип борчылып шалтыраткан иде. Без Яңа Кенәрдә Илфат Салихҗанов йортында булдык, үзе белән сөйләштек, җыелган карга чыдый алмыйча кәкрәеп килгән койма ишеген дә күрдек, юлларның ялт итеп кардан чистартылып торганына да сокландык.

Газетабызда “Зыян килсә йөрәк әрни...” дигән язма 22 гыйнвар санында басылып та чыкты. Әлеге Яңа Кенәрдән Яңа Ашытка бара торган юлны “Татавтодор”ның Арча филиалы техникасы чистарта. Аның җитәкчесе Альберт Сафиев: “Урынга барып карап, тиешле чарасын күрербез”, – диде. Һәм менә 29 гыйнварда безгә сөенечле хәбәр килеп иреште. “Бүген төшке аштан соң Арча филиалы юлчылары тыкрык ягындагы юл кырыендагы безнең койма янындагы карны түктеләр, – дип хәбәр итте Илфат Салихҗанов. –  Шулай ук мәктәп аллары, урамнар киңәйтелде. Ике көн юлчылар тырышып эшләделәр. Юлчыларга безнең гаилә һәм мәктәп, авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең зарга битараф калмаганыгыз өчен редакциягә дә бик зур рәхмәт. Исән-сау булыгыз”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илфат белән без дә сөендек. Районда шундый куәтле “Татавтодор”ның Арча филиалы барлыгына, Альберт Сафиев кебек үз сүзендә тора торган, гади халык гозеренә җитди караучы җитәкчеләр булуына куандык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X