erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлеше тикшерелде.

Район прокуратурасы, МЧС белгечләре белән, Арча өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар интернат-йортында, Яңа Чүриле психоневрологик интернатта һәм Яңа Кенәр мәктәп-интернатында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерделәр.

Тикшерү барышында Арча өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар  интернат-йорты директорының һәм янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы  хезмәткәрнең янгын-техник минимумы программасы буенча өйрәнү узмаганнары ачыкланды. Ашханәдә һәм кер юу бүлмәсендә розеткалар һәм өзгечләр ватык килеш файдаланыла, янгын куркынычсызлыгы билгеләре бар җирдә дә куелмаган.

Әлеге учреждениедә һәм Яңа Кенәр мәктәп-интернатында янгын щитлары инструментлар һәм инвентарьлар белән тулысынча тәэмин ителмәгән, янгын сулыгы күрсәткечендәге язуны укып булмый.

Яңа Чүриле психоневрологик интернат территориясендә урнашкан биналар янгын сүндерү өчен сулыклар белән җитәрлек тәэмин ителмәгән. Дәвалау корпусларында эшләүчеләр янгын турында хәбәр итү җайланмалары белән тәэмин ителмәгән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тикшерү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр җитәкчеләренә тәкъдимнәр җибәрелде. Прокурор күрсәтмәләре каралды һәм канәгатьләндерелде. Закон бозулар бетерелде, гаеп-ле кешеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Эльвира Мозаффарова,

прокурор ярдәмчесе, 3 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X