erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үз колонкасын булдырган беренче журналист

“Арча хәбәрләре” газетасында Ильяс Фәттаховның “Журналист блокнотыннан” дип аталган колонкасы басыла башлауга бер ел булды.


90 еллык тарихы булган газетабызда үз колонкасын булдырган беренче журналист ул. Инде менә 15 ел якыннан аралашу дәверендә аның район тормышы, төрле кешеләр язмышы, гыйбрәтле дә, кайчак мәзәк тә  хәлләрне бәян итүен еш ишетергә туры килде. 2019 ел азагында олпат хезмәттәшебезнең олы юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнгәндә мин аңа: “Ильяс абый, син бит бик күп вакыйгаларның шаһите булган кеше. Ник шулар турында язып китап итеп чыгармыйсың?” – дип мөрәҗәгать иттем. Булачак китапның язмаларын газетабызда автор колонкасы рәвешендә бастырып барырга тәкъдим  ясадым. Һәм без 2020 ел башыннан аны һәр җомга санында бастыра башладык. Бу проектның уңыш казаначагында шигем юк иде, ул шулай булып чыкты да. 
– Газета килүгә иң беренче Ильясның башын карыйм (колонка автор фотосы белән бирелә, ред. ). Ул булса, газета укуны иң беренче шул биттән башлыйм. Бик ошый миңа бу язмалар, чөнки анда бар да тормыштан алынып,  гади тел белән язылган. Андагы вакыйгаларның күбесе мине үткәннәргә, дәрт-дәрман ташып торган  яшьлек елларыма алып кайта. Туктатмасын, язуын дәвам итсен, – дип үз теләкләрен җиткерде безгә Ашытбаштан Рәис ага Шәкүров.
Арча станциясеннән Әлфия апа Рәхимова да шул ук фикердә: “Журналист блокнотыннан” рубрикасы белән бирелеп барган язмалар кат-кат укырлык, чөнки анда бер чорда гомер иткән кешеләр, тормыш-көнкүреш турында Ильяс әфәнде бик тәэсирле итеп яза”, – диде ул.
 Моның сере нәрсәдә соң?
– Әлеге сәхифәне газета укучыларыбызның шулай яратып кабул итүе минем үзем өчен дә куанычлы хәл булды. Газетаны алгач та кызыклырак язмалар эзлисең бит. Мин үзем күргән, белгән вакыйгалар турында язам, аларда бернинди уйдырма, ялган юк. Шул ук вакытта бу язмалар гыйбрәтле, үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, – ди колонкабызның  авторы Ильяс ага Фәттахов.

Тиздән хөрмәтле журналистыбызның редакциябездә эшли башлавына ярты гасыр була. Бу юбилеенда инде аңа шушы язмаларыннан тупланган китабын кулына алырга насыйп булсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X