erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зәңгәр күлгә барырга ярамый?

КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева Зәңгәр күлләрдә су коенуга каршы чыкты. Аның фикеренчә, туристларга күл янына баруны тыярга кирәк.

“Безнең республикада Зәңгәр күлләрнең табигый кыйммәтләрен аңлап бетермиләр. Уникаль су объектларыннан файдаланырга кирәкми, алар белән сокланырга кирәк! Алар Ниагар шарлавыгы кебек табигать һәйкәле булырга тиеш”, - ди Нәфисә Минһаҗева.

Ул күлләрдә машина юу, чүп калдыру, мунчадан соң тирләрен юмыйча, суга сикерү очраклары турында сөйләде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Шул дәрәҗәгә барып җиттек ки, кешеләр хәтта акваланг белән күл төбенә төшеп, Яңа ел чыршысы куя башлаган. Аннан соң “Ни өчен күлнең тирәнлеге элек 21 метр булган, ә хәзер 19 метр? Ни өчен күлнең төсе үзгәргән?” дип аптырыйлар. Өстәвенә сульфатлы суны чиләк белән ташыйлар. Югыйсә аны кашыклап кына эчәргә ярый”, - дип сөйли профессор.  

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/zgr-klg-baryrga-yaramyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X