erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Ак чәчәкләр, ак күңелләр

Көтмәгәндә искиткеч күңелле вакыйга булды. Яңа ел алдыннан балалар табибы Светлана Гафиятуллина ишегемне какты.

Күчтәнәч китергән! Телсез калдым... Ул бүләкне табибәгә мин бирергә тиеш идем! Әйе, әйе, мин! Чөнки ул минем улымны савыктырган табиб!

2002 елның августы иде ул. Баланың температурасы күтәрелде, бик каты авырта башлады, зәңгәрләнеп килде, Арчаның балалар консультациясенә килдек. Балалар табибәсе Светлана Хәбировна баланы караганнан соң: “Улыгыз нәрсә ашады?” – дип сорады. Йомырка ашаган иде, дим. “Йомыркадан инфекция эләккән, бу йогышлы чир сальмонеллезга охшаган. Хәзер үк Яңа Кенәр хастаханәсенең инфекция бүлегенә барыгыз”, – дип, безне Яңа Кенәргә җибәрде. Менә без Яңа Кенәрнең йогышлы чирләрне дәвалау бүлегендә. Шәфкать туташы Тәнзилә Вәлиева бар белгәнен, тырышлыгын куеп, баламның гомере өчен көрәште. Улымның хәле әйтеп бетергесез авыр иде. Эче авырта, эче китә, хәлсезлек...  Куркыныч чир. Дөрес итеп дәваламасалар, белмим, нәрсә булган булыр иде! Улыбыз савыкты! Светлана Хәбировнага, Яңа Кенәр хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә аз булыр сыман. Исән-сау булсыннар!

Светлана Хәбировна, сезгә тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын! Сез ак халатлы фәрештә! Сездәйләр күбрәк булсын иде!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын бер вакыйга гомергә истә калды. Моннан 25 ел элек Яңа ел алдыннан, уң аягым атламас дәрәҗәгә җиткәч, 28 декабрьдә мине Арча үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә салдылар. Бәйрәм көннәре. Табиблар эшкә 4 гыйнвар көнне генә чыкты. Атна буе палатада берүзем үкереп яттым. 31 декабрь төнендә шәфкать туташы Дамирә Сафина белән Яңа ел каршыладык. Ул пилмән пешереп алып килгән. Мине юата, мин елыйм... Шулай итеп ул минем күңелемне күрде, авыртуларымны оныттырып торды. Яңа ел төнендә берүзем ялгыз палатада авырту-сырхауларым белән нишләр идем икән?!  Авыр уйлар белән тилмереп яткан булыр идем... Ә Дамирә миңа Яңа елны якты өметләр белән каршыларга булышты. Алга таба инвалид коляскасына утырсам да, Казан хастаханәсендә дәваланып, мин авыртуны җиңдем – бу Аллаһның кодрәте иде. Балам бәхетенә янә йөреп киттем. Аллага шөкер. Ә шәфкать туташы Дамира Сафинаның кылган яхшылыклары онытылмый. Очраган саен исәнләшеп, рәхмәт әйтеп китәм. Дамира, яхшылыкларың үзеңә меңе белән кайтсын! Амин!

Ак чәчәкләр, ак күңелләр, ак халатлар... Ак төс – сафлык билгесе, чәчәкләр кешеләрне сөендерә, ак күңелләр киләчәк көнгә өмет-ышаныч уята.

Рәмзия Шәехова. Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X