erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчада балалар бакчасы һәм көллият катнашында республикакүләм семинар узды

Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында «Туган илем-халыкларның уртак йорты» темасы астында республикакүләм семинар булып узды. Чыннан да, бу көнне бакчабыз халыкларның уртак йортына әйләнгән иде. Идел буе халыкларының милли киемнәрен киеп, балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Бакчаның һәр тарафыннан милли моң һәм җыр агыла иде. Әлеге чара «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте» белән берлектә үткәрелде.

Семинарда Арча, Балтач, Әтнә районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән тәрбиячеләр, район мәгариф идарәсе методисты Алинә Иманаева, мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Энҗе Габдуллатҗановна катнашты.
Семинар күңелле рухта "Тынычлык" җыры белән башланып китте. Җиде милләт халкын берләштереп, тәрбиячеләр белән балалар бик матур чыгыш әзерләгән иделәр. Башкорт халкының милли ризыгы - бавырсак ясау, Идел буе халыкларының ярминкәсендә катнашу, рус, татар һәм чуваш халыкларында кунакта булу, "Әбиемнең серле сандыгы" кичәләре дә кунакларда соклану уятты. Шушы чараларга ямь биреп, балалары белән берлектә чыгыш ясаган ата- аналарны да ассызыклап үтәсе килә. Килгән кунаклар да моңа аеруча игътибар итте. Милли җанлы әти-әниләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Килгән кунакларыбыз да сынатмады. Шурабаш авылыннан килгән Олеся Игоревна үзенең мари халык биюләре белән барлык кунакларны җилкендерде. Балтач районыннан килгән тәрбиячеләр удмурт халык җырлары белән таң калдырды. Әтнә кунаклары курчак театрының бала тәрбияләүдә ролен аңлатып киттеләр. Казан шәһәреннән килгән тәрбиячеләр, онытылган хат язу традицияләрен яңартып, посткроссинг алымнары белән таныштырдылар. Без дә үз чиратыбызда балалар белән җавап хатлары язышырга сүз бирдек. Семинарны Арча педагогия көллияте студентлары милли биюләре белән күтәренке рухта тәмамладылар. 
Чын мәгънәсендә бик күңелле бәйрәм булды бакчада. Килгән кунаклар да моңа басым ясады. Төрле милләт халыклары белән булган дуслыгыбыз моның белән генә чикләнеп калмас, киләчәктә дә дәвамлы булыр дип ышанасы килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Камалиева Гульназ Раисовна, Бахтиярова Илюса Ильсуровна, Тухфатуллина Эльвира Рафисовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X