erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Каенсар авыл клубы бакчасында уен мәйданчыгы ачылды

Җәйнең беренче көне - 1 июнь - сабый хәтеренә каникуллар белән беррәттән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган матур чаралар белән дә уелып кала.

Ә безнең Арча районы Каенсар авыл балалары өчен быелгысы аеруча да куанычлы истә калырлык булды, чөнки алар өчен 1 июнь көнне Каенсар авыл клубы бакчасында "Балалар мәйданчыгы" ачылды.
 Бу бүләкне нәни дусларга Яңасала авыл җирлеге башлыгы А.И.Сафин тәкъдиме белән әти- әниләре бүләк итте, чөнки мәйданчык "Үзара салым" акчасына эшләнелде.
 Бүгенме матур бәйрәмне Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Илгиз улы тантаналы рәвештә балаларны бәйрәм белән котлап,  мәйданчыкны ачык дип белдерде. Мәдәният хезмәткәрләре нәни дуслары өчен бик матур күңел ачу программасы тәкъдим иттеләр. Балалар рәхәтләнеп кояшлы, җылы көннең кадерен белеп күңел ачтылар, уйнадылар, көлделәр, конкурс- бәйгеләрдә катнаштылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Сезгә боларның барын да телибез. Балалар - безнең тормышның мәгънәсе. Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмый. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.
   Яңасала авыл китапханәсе мөдире Бурханова Ф.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X