erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арчаның «Яңарыш» агрофирмасы — Россиянең иң яхшылары арасында

Мәскәүдә узган «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Арча районының «Яңарыш» агрофирмасы нәселле һәм товарлыклы терлекчелекне үстерүдәге югары күрсәткечләре өчен алтын медальгә лаек булды. Хуҗалыкта тәрбияләнгән ике тана Россиядә иң яхшылар дип танылды.

Арча районының “Яңарыш” агрофирмасында үстерелгән тананы Мәскәүдә уза торган “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстанның сөт терлекчелеге өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итә, дип хәбәр иткән идек. Инде сөенечле хәбәр дә килеп иреште. 

Арча районының "Яңарыш" ширкәтенең берәрне бозулаган ике танасы Россиядә иң яхшылар дип танылды.

Мәскәүдә узган "Алтын көз" агросәнәгать күргәзмәсендә "Яңарыш" ширкәте нәселле һәм товарлыклы терлекчелекне үстерүдәге югары күрсәткечләр өчен алтын медальгә лаек булды.

"Әлеге тананың берсе тәүлеккә 62 литр срт бирә", - ли хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков.

Фотолар район матбугат хезмәте тарафыннан әзерләнде


Нет комментариев