erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Кайтыр җирем – авылым бар

Казанда яшәсәм дә, туган ягым Яңа Кенәр һәм әтинең (Әлтәф Сәйфуллин) туган авылы Яңа Ашыт белән гел элемтәдә торам.

Сөенечем зур: Яңа Ашыт авылында якын көннәрдә мәчет ачылачак. Мәчетне төзелгән вакытта фотога төшереп тә алдык. Афәрин егетләр, тырышып эшләделәр. Гомумән, авыл халкына рәхмәт. Бердәм көч белән күтәрелгән мәчет бу. Әтинең туган авылы Яңа Ашытта кайсы гына өйгә килеп керсәм дә,  мине танып, якын итеп каршы алалар. Яңа Ашытта яшәүче дусларыма зур рәхмәтемне җиткерәм.

Һәр кешенең күңелендә туган ягы, туган нигезе, әти-әнисе белән бәйле кадерле мизгелләр, якты истәлекләр яши. Казанда яшәсәм дә, Яңа Кенәрдә яшәүче авылдашларым белән көн саен аралашып торам, атна саен туган нигеземә кайтам, Яңа Ашытка барам. Туган авылымның табигатенә  мәхәббәт уятучы кешеләр – укытучы булып эшләгән әнием (Мансура Шакир кызы), укытучыларым булды. Бүгенге катлаулы тормышта  бу хис зур көчкә ия. Шуңа күрә дә, кечкенә авылларның халкы туган җирләреннән китми, үз көчләре белән мәчетләр төзи, авыл тарихын сакларга тырыша. Күңелдә шигырь юллары:

Кайтыр җирем - авылым бар,

Биим һәрчак шул көйгә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәхет бүген – бәйрәм киче,

Рәхим ит син һәр өйгә!

Резедә Сәйфуллина.

Казан–Яңа Кенәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X