erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Мидхәт абый шигырьләр яза...

Арчада үткән бер чарада Мидхәт абый үзе язган шигырьләрен укыды. Ул шигырьләрне еш яза икән. Хатыны Зөһрә апа шул турыда сөйләде.

Мидхәт абый Әтнә районы Кышлау авылында туып-үскән. 1941 елның 14 июнендә туган. Ике ай тулгач, урып-җыю тәмамлануга әтисе Әхмәтгалине сугышка алалар. Хатыны Зәйнәп 5 бала белән ялгыз кала. Сугыш елларында 3 яшьлек кызлары Надия үлеп китә. Калган дүрт баланы әниләре аякка бастыра. Мидхәт әнисен бик ярата һәм хәленнән килгәнчә ярдәм итә.

Егет 19 яшендә авылдашы белән Ташкентка чыгып китә. Электр-механика заводына эшкә керә. Ә бер елдан аны армиягә алалар. Кавказда өч ел хезмәт итә. Яңадан эшләгән заводына кайта. Бер елдан соң чираттагы ялында туган авылына юл тота. Сабантуй вакытлары була ул. Кайткач, күрше авылга сабантуена бара. Шунда бер кыз белән таныша. Ә бер атнадан инде алар бергәләп Ташкентка китеп баралар. Һәм бер елдан алар бөтенләйгә Арчага кайталар. Менә инде алар хатыны Зөһрә белән 55 ел бергә. Ике кыз һәм бер ул үстерәләр. Кызлары Венера Түбән Камада яши. Ильвира Арчаның 1нче мәктәбендә химиядән укыта. Ә уллары Марсель сөт комбинатында эшли. Мидхәт абый үзе дә 30 елдан артык сөт комбинатында эшли.

1970 елда Ташкенттан Арчага күчеп кайткач, Арча станциясендә кечкенә генә бер йорт сатып алалар, 1979 елда яңа йорт төзиләр. Шул ук елны уллары Марсель туа.

– Безнең гаиләдә 7 бала иде, – дип сөйли Зөһрә апа. – 7 сыйныфны тәмамлауга бригадир фермага эшкә чакырырга килеп җитте. Фермада эшләдем. Мидхәт белән танышкач, ике дә уйламыйча, аның белән Ташкентка чыгып киттем. Мин аның ышанычлы кеше икәнен аңлап алдым.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Еллар үтә. Әмма Мидхәт абый яшь барса да кул кушырып утыра торган кеше түгел. Хуҗалыкта нәрсәдер эшләп тора.

Алар өе яныннан гына поездлар үтеп йөри. Поезд тавышы аларны борчымый. Алар ияләнгән инде. Бу йортта тынычлык хөкем сөрә.

Римма Надершина.

Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X