erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Мин гомер буе авыл баласы (авыл гыйбаты) булып калганмын икән

Балачакның якты истәлеге

14 яшемнән Казанга китеп барырга туры килсә дә, мин гомер буе авыл баласы (авыл гыйбаты) булып калганмын икән. Әнием янына да атна саен кайтып йөрдек, ара өзелмәде.

Казанда 50 елдан  артык торганнан соң үз авылыбызга, Кәчегә кайттым. Ирем дә каршы килмәде. Хәзер без авыл кешеләре! Аллага шөкер. Чын авыл кешеләре кебек “Арча хәбәрләре” гәҗитенә дә язылдык. Гәҗитнең бер санында минем беренче укытучым Рида апаның “Туган авыл, торган авыл” язмасын укыгач, балачак хатирәләренә күмелдем.

...1961 елда мин Кәче авылы сигезьеллык мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга куердем. Сыйныф җитәкчебез Рида апа иде. Ул безнең өчен 4 ел буе укытучы да, иптәш тә, үрнәк тә иде. Яшь иде, матур иде. Борын аслары да кипмәгән, нечкә сыйраклы, куллары чебиләп беткән авыл кызлары өчен ул гүзәлек, пөхтәлек өлгесе, буй җитмәслек гыйлем иясе, матурлык алиһәсе булды.

...Дәрес. Сыйныф бүлмәсе тып-тын. Рида апабызның һәр сүзен йотып-йотлыгып, авызларыбызны ачып тыңлыйбыз. Тәнәфескә дәшеп, кыңгырау чыңлый. Без өелешеп Рида апаны укытучылар бүлмәсенә озата барабыз. Ул вакытта укытучылар авылда иң дәрәҗәле, бөтен авыл халкының ихтирамын казанган, әллә нинди буй җитмәс олуг затлар иде.

7нче сыйныфны тәмамлагач, мин Казанга киттем. Ярты гасырдан артык гомер узган. Мин киткәч туган кешеләр картаеп өлгергән. Күпме сулар аккан, күпме вакыйгалар еллар артында торып калган. Ә менә ояла-курка мәктәп бусагасын атлап кергән бәләкәй Сәвия (бу мин инде) үзен елмаеп каршы алган тормыш юлына җитәкләп алып кергән Рида апаның образын балачакның якты истәлеге итеп гомер буе күңелемдә йөртәм.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Оят миңа, бик оят. Казанга киткәннән бирле мәктәп бусагасын атлап кергәнем юк. Беренче укытучымының хәлен белгәнем юк. Шулай да беркөнне йөрәгем җитеп, Рида апабызның хәлен белеп чыктым. Кәчедән киткәнемә 52 ел үтсә дә, ул мине таныды.

– Сәвия! – дип кочак җәеп каршы алды. Хатирәләргә күмелеп, сөйләшеп-чәйләп утырдык. Без аның беренче чыгарылыш сыйныфы булганбыз. Һәрберебезне хәтерли. Гомер буе яратышып, күзгә-күз карашып яшәгән ире – безнең тагын бер олпат укытучыбыз Ибраһим абый инде юк. Сүзебез аңа дога булсын. Бу гаилә бөтен авыл халкы өчен гаилә һәм мәхәббәт өлгесе булды. Тормыш юлыбызның иң башында ук шундый гыйлемле, дәрәҗәле, чын күңелдән балаларны яратып гыйлем биргән укытучыларыбыз булу зур бәхет булган икән. Алар безгә саннар, хәрефләр генә түгел, тормыш әлифбасын өйрәткәннәр икән. Олы рәхмәт сезгә, фидакарь укытучылар!

Сәвия Мөхәммәд.

Кәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X