erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Редакциядәге сәхнә артында…

Газета ничек барлыкка килә? Кем текстлар яза, фотоларны кем ясый? Газета кем һәм ничек ясый? Ни өчен газета массакүләм мәгълүмат чарасы дип атала? Ничек журналист булырга?

Әлеге һәм башка күп кенә сорауларны без “Арча хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллинга бирдек. Без, Арчаның 1нче мәктәбендә белем алучы юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, безгә хәбәрләрне җиткереп торучы журналист абый-апаларның эшләре белән танышасы килеп, районыбыз редакциясендә булдык. Анда төрле елларда чыккан газеталарны һәм фотоларны карадык. Газета битләренең ничек ясалуы белән таныштык. Бер язманы барлыкка килсен өчен зур хезмәт куярга кирәк икән.

Иң элек корреспондентлар кызыклы хәбәрләр, яңалыклар эзли, төрле чараларга бара һәм шулар турында мәгълүмат туплый. Аннан соң, мәкалә яза. Бу катлаулы һәм җаваплы хезмәт өчен белем генә түгел, ә кешеләр белән аралашу һәм укучыга аңлаешлы итеп язу осталыгы да кирәклеген аңладык.
Гомумән, мәкаләгә дөрес итеп исем кую, кызыклы фото сайлау, аны тиешенчә газета битенә салу, бастырып чыгару өчен электрон версиясен булдыру – күзгә күренми торган зур хезмәт икән. Газета Казанда бастырылганнан соң, почтага кайта һәм язылучыларга таратыла. 

Бу турыда безгә “Арча хәбәрләре”нең баш мөхәррире сөйләде. Очрашуыбызның ахырында, Исрафил абый безгә дә яшь корреспондетлар булып карарга тәкъдим итте. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары хәрәкәтендә башкарган эшләребез турында газетага даими язып торырга килештек. 
Кем белә, кайсыбыз өчендер редакциядә булган әлеге экскурсиябез киләчәк һөнәребезне сайлауга бер адым булып торадыр. Бәлки без дә киләчәктә журналист булып китәрбез?  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшь хәбәрчеләрнең сезгә беренче яңалыгы да бар. Безнең “БеРКуД” ЮИД отряды 2022-23 уку елы йомгаклары буенча республиканың 48 районы арасында җиңүче булды һәм “ЮИДНЫҢ иң яхшы отряды” бәйгесендә 2 урынны алды, ә безнең отряд җитәкчесе Лилия Әхмәтгалиева ЮИД җитәкчеләре арасында иң яхшысы булды һәм 1 урынны яулады.

Әмир Яруллин, Лиана Гыйззәтова, 
Зәринә Муллагалиева, Данияр Нигъмәтҗанов.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X