Яңалыклар
-
Россиянең иң зур чатырлы лагере - Сәләт Биләр Форум юбилей сменасын башлап җибәрде
Изге Биләр җирендә Сәләт Биләр Форум сменасы башланды.
-
Миңнеханов һәм Зубов Казанда кулланучылар кооперациясе һәм «Агроидел» форумын ачты
Татарстанда «Агроидел-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы башланды. Ачылу тантанасы бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
-
Арча районының биш оешмасында эшләүче машина йөртүчеләр быелның беренче алты аенда юл кагыйдәләрен еш бозганнар
Юл иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комиссиясе 2026 елның 6 аенда юл кагыйдәләрен иң күп бозган машина йөртүчеләр эшләгән предприятиеләр исемлеген игълан итте.
-
Татарстандагы беренче сыйныф укучыларына «Дуслык илендә» китабы бүләк ителәчәк
2026 елда Татарстан мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга керүче барлык балаларга «Дуслык илендә» исемле бүләк китабы тапшырылачак. Басманы нәшер итүгә республика бюджетыннан 23,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
-
Татарстанда 8 июльдә +28 градуска кадәр җылыта, кичен яңгыр яварга мөмкин
Татарстанда 8 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, көндез явым-төшем көтелми.
-
Татарстанның дүрт кешесе «Бердәм Россия» фотоконкурсында җиңүче булды
«Бердәм Россия» Халык программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән объектларның уңай кулланучы фотоконтенты конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр исәбенә Татарстанның дүрт вәкиле кергән, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.
-
Казанда җәмәгать транспортында кадрлар җитешми: кондукторсыз түләү системасын киңәйтү күздә тотыла
Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында хезмәткәрләр кытлыгы 30 проценттан артып киткән. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов сүзләренчә, кадрлар дефицитын киметү өчен кондукторсыз түләү системасын киңәйтү, пассажирлар агымын исәпләү җайланмаларын урнаштыру һәм бердәм транспорт билеты кертү буенча эш алып барыла.
-
Татарстанда ятимнәргә югары уку йортына кергәндә нинди ташламалар бар
Ятим яки ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган абитуриентлар югары уку йортларына кергәндә дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алалар. Бу хакта тулырак «Татар-информ» материалында
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында яшен һәм җил вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр
Ашыгыч хезмәтләр телефоны - 112
-
Мәдәни мирас объектларын торгызу: инвесторлар өчен мөмкинлекләр
Татарстан инвесторлары мәдәни мирас объектларын яңарту өчен ташламалы кредит ала ала
-
Татарстан ветераннары «Абилимпикс-2026» да 24 медаль яулады
Казанда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла торган «Абилимпикс-2026» махсус хәрби операциясе ветераннары арасында һөнәри осталык буенча чемпионатка йомгак ясалды.
-
Татарстанның электрон мактау тактасында 10 мең лауреат турында мәгълүматлар бар
Проект Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы буенча гамәлгә ашырылды. Бу хакта ТР цифрлар министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
-
Татарстанда кулланучылар җыелмасы бәясе 23,5 мең сумга кадәр арткан
2026 елның май аенда Татарстанда төбәкләр арасында сатып алу сәләтен чагыштыру өчен исәпләнгән кулланучылар товарлары һәм хезмәтләренең теркәлгән җыелмасы (кәрҗине) бәясе айга исәпләгәндә 23 553,61 сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле.
-
Татарстан Республикасы бүлеге инвалид балаларның ата-аналарына 7 меңнән артык өстәмә ял көне өчен компенсация түләде
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге инвалид балаларның ата-аналарына 7 меңнән артык өстәмә ял көне өчен компенсация түләде
-
Төрле һөнәр ияләренә ярдәм күрсәтү өчен премия гамәлдә
Татарстанлыларны «Хезмәт кешесе» премиясендә катнашырга чакырдылар