Татарстанның дүрт кешесе «Бердәм Россия» фотоконкурсында җиңүче булды
«Бердәм Россия» Халык программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән объектларның уңай кулланучы фотоконтенты конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр исәбенә Татарстанның дүрт вәкиле кергән, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.
«Уңайлы тормыш» номинациясендә икенче урынны казанлы Константин Иванов алды. Ул Серов бульвары фотографиясен тәкъдим итте, аның беренче чираты 2024 елда ачылган. Бу Казанда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылган беренче Иҗтимагый киңлек булды.
«Уңайлы тормыш» номинациясендә өченче урынны Яшел Үзәннән Яна Сафиуллина алды. Аның фотосурәтләрендә төзекләндерелгән Алтынов паркы сурәтләнгән.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/cetyre-zitelya-tatarstana-stali-pobeditelyami-fotokonkursa-edinoi-rossii-6033460
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев