erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 февральдән пенсияләре артачак кешеләр исемлеген аталды

Пенсияне 8,6 процентка индексацияләү турында карар кабул ителде.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Лариса Сорокина 1 февральдән пенсияләре артачак кешеләрне атады.

2022 елда Россиядә пенсияне, 2021 елга фаразланган инфляциягә (ул 4 процентка якын тәшкил итте) нигезләнеп, 5,9 процентка күтәрделәр. Әмма чынлыктагы инфляция фаразларны сизелерлек узып китте, шунлыктан пенсияне 8,6 процентка индексацияләү турында карар кабул ителде, дигән ул. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, чынлыктагы инфляция фаразланганнан аерылып тора һәм ул 8,4 процент тәшкил итте, шунлыктан пенсионерлар 1 февральдән янә арттырылган пенсия (инфляциядән 8,6 процентка югарырак) алачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Февральдә пенсия декабрь аена карата артачак, икенче төрле әйткәндә, пенсияне тагын 2,5 процентка, ягъни чынлыктагы (8,4 процент) һәм фаразланган (5,9 процент) инфляция арасындагы аермага индексацияләячәкләр», — дип ачыклык кертте икътисадчы.

Моннан тыш, февральдән инвалидлык буенча, Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең, Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарның тол хатыннарының, анда катнашучылар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының даими түләүләре дә индексацияләнәчәк. Ана капиталы да чынлыктагы инфляциягә нисбәтле рәвештә — 8,4 процентка арта, диелә хәбәрдә.

 https://tatar-inform.tatar/news/business/31-01-2022/ik-tisad-belgeche-1-fevrald-n-pensiyal-re-artachak-keshel-r-isemlegen-atady-5848298

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X