erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 июнь: пенсияләр һәм башка түләүләр тагын артачак!

Нәтиҗәдә, ел башыннан бирле пенсияләр 19,5 процентка артачак, әлеге күрсәткеч илдәге рәсми инфляциядән (17,5 процент) югары. Картлык буенча уртача пенсия 19 360 сум тәшкил итәчәк

1 июньнән Россиядә минималь хезмәт хакы, яшәү минимумы һәм эшләмәүче пенсионерларга түләүләр 10 процентка арттырыла. Социаль ярдәм күрсәтүнең мондый чарасы турында Татарстан экспертлары аңлатма бирде.

Татарстанның Мәгълүматлаштыру академиясе президенты Альберт Бикмуллин искәртеп үткәнчә, Россия Федерациясендә 35 миллион тирәсе эшләмәүче пенсионер яши һәм пенсияләрне индексацияләү шул хәтле кешегә кагыла.

Белгеч 1 гыйнвардан пенсионерларга түләүләрнең 8,6 процентка артуы турында да искә төшерде. «Нәтиҗәдә, ел башыннан бирле пенсияләр 19,5 процентка артачак, әлеге күрсәткеч илдәге рәсми инфляциядән (17,5 процент) югары. Картлык буенча уртача пенсия 19 360 сум тәшкил итәчәк», – диде ул.

Үз чиратында, минималь хезмәт хакының 13 890 сумнан 15 289 сумга кадәр артуы хезмәт хакының, эшсезлек буенча пособиеләрнең, больничный һәм декрет түләүләренең артуына китерә. «Моның белән бер үк вакытта эшләүче пенсионерлар өчен дә пенсияләрне арттырасы иде», – дип өстәде Бикмуллин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

КФУ доценты, икътисад фәннәре кандидаты Мөнир Гафиятуллин сүзләренчә, инфляциянең үсеше россиялеләрнең кесәсенә суга, ә социаль түләүләрнең артуы аз керемле гражданнарның сатып алу мөмкинлегенә ярдәм күрсәтә.

Шул ук вакытта икътисадчы тышкы сәяси контекст эчендәге икътисади вәзгыятьне әйтеп узды. «Пенсияләрне һәм социаль түләүләрне планнан тыш индексацияләү турындагы карарның төп сәбәпләренең берсе – Россиягә каршы санкцияләр һәм бу уңайдан барлыкка килгән логистик чикләүләр фонында инфляцияне тарату», – диде белгеч.

Чыганак: Татар-информ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-iyun-pensiyalr-m-bashka-tllr-tagyn-artachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X