erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 июньнән 8-17 яшьлек балалар өчен түләүләр күләме артачак

1 июньнән яшәү минимумының күләме 10 процентка артуы сәбәпле, балалар өчен яңа айлык түләүләрнең дә күләме арта. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итте. Фонд вәкиле яңалыкны «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә оештырылган онлайн-трансляция вакытында җиткерде.

«1 июньнән яшәү минимумын 10 процентка арттыру турында игълан ителде, ул 11 832 сум тәшкил итәчәк. Июнь аеннан айлык акчалата түләүләр арттырылачак, чөнки балалар өчен дә яшәү минимумы күләме арта», – диде ул.

Елена Полякова сүзләренчә, 2022 елның 1 маеннан Россия Пенсия фондының территориаль органнары 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык акчалата түләү билгеләү турындагы Россия Президентының Указын тормышка ашыра башлады. Ул, гаиләнең гомуми керемен һәр кешегә булеп исәпләгәндә, кеше башына туры килгән керем ил субъектында җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан артмаган очракта түләнә. Татарстанда бүгенге көндә җан башына туры килгән яшәү минимумы – 10 756 сум.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ай саен түләнә торган ярдәм гаиләгә яшәү минимумының 50 проценты, 75проценты, яки 100 процент күләме кадәр дә билгеләнә ала. Аның күләме гаиләнең тәэмин ителеш дәрәҗәсенә карап исәпләнә. Бүгенге көндә бу төр айлык акчалата түләүнең 100 процентлы күләме 10 433 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X