erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 яшьлек малай янгында һәлак булган

24 июнь көнне иртән Нурлат районында коточкыч янгын чыга. Күршеләре күрше йорттан күтәрелгән төтенне абайлап алып коткаручыларга хәбәр итә.

— Бакчага чыккан идем, төтен исен сизеп алдым, әллә берәрсе мунча яккан инде, дип уйладым, - дип сөйләгән  "Нурлат -информ"га бәла-каза килгән гаиләнең күршесе Рафыйк Хәмәтвалиев, - Урамга чыктым, күрше йортны ут камап алган. Чабып килдем бирегә. Күрше-тирәдә яшәүчеләр дә җыелган. Ут сүндерүчеләргә шалтыраттык. Чиләкләп су ташып янгынны сүндерергә тырыштык. Бик тиз камап алган иде, хәлдән килгәнчә, булыштык. Өй эче дөрләп яна, берни күренми, бар җирне төтен баскан. Әбиләре янгын чыккан вакытта бакчада чүп утап йөргән. Төтен исен сизеп керсә, бөтен йорт ут эчендә. Оныгына "янабыз" дип кычкырган. Малай җавап бирмәгән. Соңрак,  пожарныйлар өй эчендә калган А. ны маскалар киеп алып чыкты.  Күрәсең, малай эшнең нидә икәнен аңлагач, бу мәхшәрдән котылырга теләгән.  Ятагыннан төшеп, ишеккә таба килгән ул. Тик аны таба алмаган булса кирәк, төтен комачаулаган.  Медиклар килгәндә ул үлгән иде инде. Ни кызганыч, тышкы яктан азмы-күпме өйне саклап калсак та, эче янып бетте аның.   

Янгын сүндерүчеләрнең фаразларына караганда, ут мунча белән йорт арасындагы корылмада электр үткәргечләренең төзексезлеге аркасында килеп  чыккан. 
Янгында һәлак булган 15 яшьлек малайны Чистай моргына озатканнар. Әнисе белән әбисе хәзерге вакытта Нурлат районы хастаханәсендә. 

- А. минем иң якын дустым иде, - дип сөйләгән һәлак булган малайның дусты Айназ Галимов,- Ачык, яхшы күңелле,  игьтибарлы иде. Әле шушы көннәрдә генә Казанда укучы  абыйсы яныннан кайтты. Янгын турында миңа әни шалтыратып әйтте. Бөтен сыйныфыбыз белән җыелдык монда. Елаштык. Шундый авыр. Сөйләп тә булмый. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңгы мәгълүмат буенча, Татарстанның тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Чыганак http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tteng-buylyp-lgn-nurlatta-lak-bulgan-malayny-leme-kplrne-tetrnderde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X