erid:2VtzquqpS7d
78 яшьлек Россия артисты икенче тапкыр әти булган
Яңалыклар

78 яшьлек Россия артисты икенче тапкыр әти булган

78 яшьлек совет һәм Россия сатиригы Евгений Петросян һәм аның хатыны, 35 яшьлек Татьяна Брухунованың кызы туган.

Ул бу парның икенче баласы. Сабыйга инде берничә ай, исеме әлегә ачылмый. Бу хакта Брухунова шәхси блогында язган. Петросян үзе гаиләдәге өстәмәне шәрехләми. Сатирикның барлыгы өч баласы бар. Петросянның Елена Степаненко белән беренче никахыннан өлкән кызы — Викторина — Америкада яши һәм гаиләсе белән элемтәдә тормый, дип хәбәр итә Starhit. Хәзерге вакытта аңа 55 яшь.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137562/
Фото: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/78-iaslek-rossiia-artisty-ikence-tapkyr-ati-bulgan


Нет комментариев