Җырчыларның 5 ноябрьдә гаиләләре ишәйгән.
Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар кичә, 5 ноябрь көнне 23 сәгать 10 минутта тәүге тапкыр әти-әни булган. Артистларның кызлары туган.
"Роддом тирәли әйләнеп, тәрәзәдән күзләп, малаймы-кызмы дип белешеп йөргән вакытларның да үз романтикасы булгандыр ул! Хәзер бөтенләй башка замана! Минуты, секунды белән бөтен мәгълүмат килеп тора. Мин аңыма да килеп бетмәдем, күпме котлаулар килә! Зур рәхмәт сезгә, якыннарыбыз!"- дип язган Алмаз Мирзаянов.
Нет комментариев