erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсу Фаракшина: “Йә өйләнешәбез, йә аерылышабыз”, - дидем..."

Пародия остасы Алсу Фаракшина белән шәхси тормышы турында сөйләштек. Ире Альберт белән шактый очрашып, соң гына өйләнешкәннәр икән ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

- Алсу, ирең Альберт белән озак очрашып йөрдегезме?

- Җиде ел. Башта бик якын дуслар булдык. Мин аңа - егетләр, ул миңа кызлар турында сөйли иде. Бервакыт Альбертны туган көне белән котларга булдым. Җырчы дустым Ильвина белән төнге сәгать 12дә шалтыраттык та, телефон аша җырлап котладык һәм туган көнен үткәрергә Казанга чакырдык. Ул Чаллыда яши иде. Икенче көнне дусты белән Казанга килеп тә җитте. Менә шул көннән соң очрашып йөри башладык. Әмма өйләнешүебезгә әти-әнием каршы булды.

- Ни өчен?

- Беренчедән, икебез ике шәһәрдә яшәгәнгә күрә. “Чаллыда нишлисең, кайда эшлисең?” - диде әти-әни. Бәлки иремнең дә артист яки эшмәкәр булуын теләгәннәрдер. Ә Альберт – гади егет. Икенчедән, алар Альбертның артист булуыма каршы килүен ошатмады. Әти-әни мине артист итү өчен күпме тырышты, бар көчен түкте бит. Ә Альберт бу һөнәремне өнәп бетермәде. Гастрольләрдә чакта район-авылларда телефон тотмаса, ачуы килә иде. Әти-әни “көнче кеше белән гомер итеп булмый”, диде. Хәер, үзем дә чәчәк түгел инде мин. Әти-әни өчен генә әйбәт булгач та, минем дә Альберт белән сүзгә килгән чаклар булды. Бервакыт өйдә телефонны онытып калдыргач, әти-әни ялгыш кына безнең язышканны күргән. Бу хәлдән соң бөтенләй Альберт янына чыгармый башладылар. Әмма мәхәббәтебез барлык киртәләрдән дә көчлерәк булып чыкты.

- Әти-әниеңне ничек күндерә алдың?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама
- 2009 елда туйга барганда, Ильвина белән юл фаҗигасенә эләктек. 160 белән “очып” барганда, юл кырыена төшеп, берничә тапкыр әйләндек тә суга төшеп капландык. Безне суга фәрештәләр төшергәндер инде, чөнки җиргә төшсәк, ахыры ничек тәмамланыр иде, белмим. Аллаһы үзе саклады. Ильвина ягы кысылгач, ул минем яктан чыкты. Башта ул, аннары мин чыктым. Шулай итеп, хастаханәгә эләктем. Менә шунда Альберт белән әти-әнинең аралары җайлашып китте. Альберт гел яныма килеп йөрде, чәчәкләр ташыды. Машинасында әти белән әнине дә йөртте. Беренче тапкыр Альберт безнең өйгә Яңа елны каршы алганда килде. Әти ул төнне эшләде. Альберт күчтәнәчләрен төяп кайткан иде.

- Кияүгә чыгу тәкъдимен ничек ясады?

- Инициативаны үз кулыма алдым! “Йә өйләнешәбез, йә аерылышабыз! Кырыкка кадәр болай йөреп булмый”, - дидем. Шуннан соң ресторанга алып барып, йөзек бүләк итте. Кыз сорарга кайтканда, әни кунакларны табын корып каршы алды. Әти һаман киресен сукалый иде әле, эшкә китте. Һәм бермәлне әти кайтып төшмәсенме! “Үзегез беләсездер”, - дип ризалыгын бирде. Туйны Альберт белән икәү үз көчебез белән үткәрдек. Бүгенге көндә әти-әни өчен Альберттан да яхшы, булдыклы кеше юк. Әти белән дус алар, әни белән мөнәсәбәтләре әйбәт. Кайвакыт әти-әни Альбертны яклап, миңа шелтә дә белдерә әле...

- Хәзер Альберт көнләшмиме соң?

- Бездә көнләшүнең “к” хәрефе дә юк. “Эшең бармы?” дип кенә тора. Кайчакта 2-3 көнгә гастрольгә чыгып китәм. Баланы да карый. Аллаһка шөкер.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/alsu-farakshina-ti-ni-bezne-tuyga-karshy-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X