erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атна ахырына Татарстанга бик җылы һава торышы килә

Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә – салкын арктик һава артка чигенү белән, температура әкренләп күтәреләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада +9 градуска кадәр җылы була, бераз кар һәм яңгыр явачак.

Чәршәмбе төнендә бераз яңгырлар һәм җепшек кар яварга мөмкин, әмма көндез явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0..+3 градуска кадәр, ә көндез +4..+9 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне төнлә температура бераз төшәчәк: 0..-3 градуска кадәр, әмма көндез кабат +6..+11 градуска кадәр күтәрелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фаразланганча, 24, 25 һәм 26 мартларда бик җылы һава торышы көтелә, көндез +6..+11 градуска җитәчәк. «Вакыт-вакыт, атмосфера фронтларын узганда, яңгырлар явачак. Бу чорда уртача температура нормадан 6-8 градуска югарырак булачак», – диелә фаразда.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X