erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хатыны, чит ил «диңгезчесе»нә гашыйк булып, акчасыз калган ("Ватаным Татарстан")

48 яшьлек хатын-кыз виртуаль мәхәббәткә ышанып, акчасыннан колак каккан.

 

Социаль челтәрләрдә хатын «чит ил кешесе» белән таныша. Ир-ат үзен Даниядәге фирмада диңгезче булып эшләүче Лондон кешесе дип таныштыра. Сөяркәнең рус телен бик камил белүе дә хатында шик тудырмый.

Берничә көннән соң яңа танышы хатынны Россиягә килергә теләвен әйтеп сөендерә. Тик кайбер сәбәпләр аркасында счетларыннан акчасын ала алмавын әйтә.

Авыл хатынының сөеклесен күрү теләге шулкадәр зур була, ул ике дә уйлап тормый аның счетына акча күчерә. Төрле сәбәпләр чыгып торганлыктан, хатын акча күчерүен дәвам итә, ә «сөяркә» дигәнең кайтырга ашкынып тормый, аны әле бер, әле икенче хәл итәсе мәсьәләсе чыгып тора. Хатын түзми, интернеттан ирнең эшләгән урынының телефонын табып, анда «сөеклесен» ялга җибәрүләрен сорап шалтырата. Ирне «диңгез ярына» чыгарга өчен аңа тагын организация счетына акча күчерергә туры килә. Моннан соң ир шалтыратып, тиздән кайтачагын һәм аңа бөтен акчасын кире кайтарачагын әйтеп шатландыра.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тик гашыйк йөрәкләргә барыбер кавышу насыйп булмый. Берничә көннән соң «полиция хезмәткәрләре» хатынга шалтыратып, зур суммадагы акча белән аэропортта бер ир-атны тоткарлаулары турында хәбәр итәләр. Кунакны җинаять җаваплылыгыннан коткару өчен алар адвокат  хезмәте өчен акча таләп итәләр. Әмма авыл хатынның үзенең дә, әнисенең дә акчалары беткән була. Әлеге хәлдән соң хатын сөеклесенә шалтырата, тик ул телефонын алмый. Хатын шикләнеп, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә һәм үзенең алданганлыгын аңлый.

Шулай итеп, Бәләбәй районында яшәүче хатын мошенникларга 1 миллион 250 мең сум акча күчергән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X