Реклама
Җырчы Азат Фазлыев без барыбыз да эшкуарлар, дигән фикердә.
"Безнең нәселдә бизнесменнар юк, димәк, миңа ничего не светит", - элек мин гел шулай фикер йөртә идем. Мин генә түгел, күпләр шулай дип уйлый икән.
Кайчандыр мин Мәүлетов урамындагы базарда бәрәңге саттым. Авылдан уңышны җыеп алгач, артыгын шәһәргә алып китә идем. Әле бер түгел, хәтта ике бакча бәрәңге утырттык. Ит сатып акча эшләр өчен күпләп мал асырый идек. Әни шәл бәйләп сата иде. Миңа калса, авылда бер генә зарплатага яшәүче кеше юк. Төшенсәң, бу бит инде бизнес! Без, авыл кешеләре - барыбыз да бизнесменнар. Һәм эшкуарлык - ул безнең каныбызда”, - дигән фикере белән уртаклашты җырчы.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз