erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бәлки бу минем ялгышымдыр, әмма мин Галәвиевнең бер начар ягын да хәтергә төшерә алмыйм»

175нче гимназиядәге атыш буенча суд директор Әминә Вәлиевадан сорау алды – директор ханым, барлык репродукторлар да төзек иде, дип раслый. Бу хакта KAZAN FIRST сайтыннан Адилә Рәхмәтуллина язмасы. (Интертат)

«Бәлки бу минем ялгышымдыр, әмма мин Галәвиевнең бер начар ягын да хәтергә төшерә алмыйм»

KAZAN FIRST

Процессны көткәндә, 175нче гимназиянең директоры Әминә Вәлиева һәм аның кул астындагы хезмәткәре Эльмира Хәлиуллина фаҗигадә гомерләре өзелгән балаларның әти-әниләреннән читтәрәк утырдылар. Вәлиевага карата тикшерү эше аерым производствода булуга карамастан (ул җинаятьчел ваемсызлыкта гаепләнә), ханым мәктәпнең гамәлдәге җитәкчесе булып кала.

Фаҗига буласы көн – 2021 елның 11 мае – Вәлиеваның туган көне. Өстәп, әле ул еллык ялын алган – җәен мәктәп ашханәсенә ясалачак капиталь ремонтны контрольдә тоту өчен, җәйге ялга иртәрәк чыккан була. Бу көнне ул эшкә баруны планлаштырмый, әмма аңа коллегаларыннан чәчәкләр китерәләр, һәм аның аз вакытка булса да мәктәпкә килү теләге уяна – май ялларыннан соң хәлләр ничек икәнлеген күрәсе килә.

 

Фото: © KAZAN FIRST

– Алдагы көнне – 10 майда – мин үземнең урынбасарларыма шалтыратып, эшләр куштым һәм үземнең ялда икәнлегемне искәрттем. Мәктәп ул көнне нилектән мине үзенә тарткандыр – әйтә алмыйм. Бары тик күңелемдә шунда барасы килү теләге кузгалды. Хәтта килгәч тә әле, завхозны күргәч, «мин – монда, тик монда мин юк» дип шаярттым, – дип искә төшерә Әминә ханым.

Директор кабинетында радио бар: югары сыйныф укучылары кайчак аннан радиотапшырулар алып баралар, директор үзе дә аның ярдәмендә еш кына белдерүләр ясый торган була. Урамнан тәүге ату тавышлары ишетелгәч, Вәлиева аларны машина тавышлары дип кабул итә – нәкъ мәктәп каршында гына ясалма тоткарлыклар (лежачие полицейские), һәм, аларны үткәндә, машина тәгәрмәчләре нәкъ шундый авазлар чыгара. Аннан ату тавышлары мәктәп эчендә ишетелә башлый. Директор шунда гына ниндидер куркыныч янавын аңлап ала. Ул радио аша белдерү яңгырата:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– «Мәктәптә кораллы һөҗүм! Коридордагы бөтен балаларны классларга кертегез, ишекләрне бикләгез һәм беркемгә дә ачмагыз!» – дип белдерү ясадым, – күз яшьләрен буылып, Вәлиева судка шуларны сөйли.

Коткаручылар килгәч булган хәлләрне директор өзек-өзек итеп хәтерли: бар җирдә хаос, бөтен җир тузган! Беренче кат идәнендә үле гәүдә ята. Вәлиева аның әле кем икәнлеген аңламый, танымый. Хезмәттәшләреннән сорамакчы була, алар да танымыйлар. Соңрак аның башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова мәете икәнлеге ачыклана.

 

Фото: © KAZAN FIRST

– Кайбер укытучылар коткаручыларга ишек ачмады, чөнки кем икәнлекләрен белмиләр – мин алар янына барып, ачыгыз, балаларны алып чыгыгыз, дип дәшеп йөрдем. Балаларны алып чыгарга кирәк иде, алар үзләрен шулкадәрле батыр тоттылар. Ишек алдына чыккач кына, күз яшьләренә ирек бирдек. Яраланган укучыларны носилкаларда алып чыгуларын күрдем, аларга «түзегез инде» дип әйттем, – дип өсти Вәлиева.

Илназ Галәвиев 7 укучыны атып үтергән 8А кабинеты янында тавыш көчәйткеч, тикшерү версиясе буенча, эшләмәгән, ләкин Вәлиева бу сүзне кире кага.

Дәвамын әлеге сылтама буенча укый аласыз : https://intertat.tatar/news/balki-bu-minem-yalgysymdyr-amma-min-galavievnen-ber-nacar-yagyn-da-xaterga-tosera-almyim-5856315

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X