erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда төнлә югалган өч баланы машина багажнигында тапканнар

Башкортстанда югалган өч баланы коткаручылар машина багажнигында тапты.

Алар төнлә югалган иде, дип хәбәр итте төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров.

Моңа кадәр җирле матбугат 5 ноябрьдә Иглин районында 2017, 2012 һәм 2010 елларда туган өч бала югалуын хәбәр иткән иде. Малайлар бер гаиләдән, дип хәбәр ителде.

Гомәров үзенең телеграм-каналында якшәмбе иртәсендә коткаручыларга өч бала – 12, 8 һәм 5 яшьлек балаларны эзләүгә мөрәҗәгать килүен язды, балалар төнлә өйләреннән чыгып киткән булган.

Ул билгеләп үткәнчә, эзләү эшләренә Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте үзәге эзләү-коткару отряды коткаручылары, полиция, кинологлар һәм волонтерлар катнашкан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Төрле версияләр каралды – балаларны торак пунктның үзендә дә эзләделәр, якындагы сулыкларның яр буйлары каралды. 12.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 10.30 сәгатьтә) балалар ВАЗ-2112 автомобиле багажнигында табылды», – дип хәбәр итте Гомәров.

Аның мәгълүматлары буенча, малайларны тапкан вакытта алар тыныч кына йоклап яткан. «Бәхеткә, алар исән һәм медицина ярдәменә мохтаҗ түгел. Әлеге хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен тиешле органнар тикшерәчәк», – дип өстәде Гомәров.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X