erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы Яңа ел бәйрәмнәре дә чикләүләр белән узачак

Яңа елга әзерлек ул – һәрчак күңелле мәшәкатьләр чоры. Без бөтен эшкә дә өлгерергә, ел буе чигерелеп килгән кайбер проблемаларны хәл итәргә тырышабыз. Ләкин белгечләр барлык эшләрне дә булдыра алган кадәр тигез итеп бүләргә һәм бу бәйрәмнән рәхәтлек алырга киңәш итә. (Динара Әхмәт, Шәһри Чаллы)

Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш белгече Люция Фейсханова бәйрәм алдыннан кайбер киңәшләрен бирде
Ябыгырга ярамый
Бәйрәм чорында иң күп борчылучылар – гүзәл затлар. Үзләрен дә матурлыйсы, өйне дә җыештырасы, гаилә өчен бәйрәм мохите дә булдырасы бар.
Кайберәүләр кыска гына вакыт эчендә ябыгырга тырыша. Ләкин табиб экспресс-диеталардан баш тартырга киңәш итә, чөнки алар организмдагы суны чыгарырга гына ярдәм итә. “Кыска вакыт эчендә дөрес итеп ябыгып булмый. Ә артык ашаудан тоткарланырга, баланслы рәвештә тукланырга кирәк”, – ди белгеч.

Йокыгыз тәмле булсын
Яңа ел чорында гына түгел, гомумән, дөрес йокы режимы – сәламәтлек нигезе. Ләкин бу чорда йокыга аеруча игътибарлы булырга кирәк. “Кабатлану булса да, бу сүзне кат-кат әйтәбез. Көненә 7-8 сәгать йоклагыз, кичке 11гә кадәр йоклап китсәгез тагын да яхшы. Көн дәвамында ябык кабинетта эшлисез икән, йоклар алдыннан саф һавада йөрергә тырышырга кирәк”, – дип киңәш итә Люция ханым.

Хәрәкәттә – бәрәкәт
Алда – озын яллар. Вакытны дөрес һәм файдалы уздыру турында бүгеннән ук уйлый башласагыз була. Белгечәр күп вакытны гаилә белән саф һавада уздырырга киңәш итә.

Ләкин кышның төрле имгәнүләр чоры икәнен дә онытмаска кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Аяк асты тая, егылудан сакланыгыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Шулай ук таудан шуа торган чор да җитте. Балаларыбызга карата аеруча игътибарлы булсак иде. Хәзер чананың нинди генә төрләре юк. “Ватрушкаларда” шуу бик куркыныч. Мин аларны сатуны бөтенләй тыяр идем”, – дип борчулы фикерләре белән дә уртаклашты табиб. Шулай ук сулыкларда да сак булырга өндәде. Һава торышы уйный, елгаларда боз астына төшеп китүче балаларның да күп булуы искәртелә.

Аяныч яллар булмасын
Табыннарыбыз мул, ризык күп әзерләнә. Әйтергә кирәк, бу бәйрәм чорында алкоголь дә күп эчелә. Ләкин аны мөмкин кадәр чикләргә кирәк, чөнки мондый ял сәламәтлек өчен бик куркыныч. Зурлар өчен булган озын яллар, балаларыбыз өчен дә аяныч тәмамланырга мөмкин.
Белгеч, “энергия бирә торган” эчемлекләргә дә тукталды. Аны яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик яратып куллана икән. “Бу эчемлекләрдә нерв системасына зыян сала торган бик куркыныч матдәләр бар. Ул, яшенә карамастан, бөтен кеше өчен дә зыянлы. Аны куллану кемдер өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин”, – диде Люция Фейсханова.

Чикләүләр кайчан бетәр?
Быелгы Яңа ел бәйрәмнәре дә чикләүләр белән узачак. Алар белән бөтенләй риза булмаган кешеләр бар. Нәтиҗәдә стресс барлыкка килә, төрле аңлашымаучанлыклар килеп чыга.
“Ковид аркасындагы чикләүләр бик мөһим, алар якыннарыбызны, үзебезне саклап калырга ярдәм итә. Нинди генә чикләүләр булса да, безнең мөмкинлекләр бик күп. Шуны онытмаска кирәк. Әгәр без чикләүләргә буйсынмасак, алар тагын да озынаерга мөмкин. Аның тагын күпме булачагы бездән генә тора”, – диде белгеч.
Чикләүләр аркасында кәефсезләнмәскә, үзебезнең дә, балаларның да ялларын дөрес оештырырга һәм файдалы уздырырга чакырды.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/byelgy-yaa-el-byrmnre-d-chikllr-beln-uzachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X