erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эдуард Латыйпов: үзебезнең егет, гап-гади авыл егете

Биатлон буенча Россия җыелма командасы төп йолдызларыннан берсе – Эдуард Латыйпов. Самара өлкәсенең Камышлы авылында туып-үскән татар егетенең әти-әнисе – гап-гади авыл кешеләре. Әнисе – социаль хезмәткәр, әтисе газ хуҗалыгында эшли. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр ("Шәһри Казан").

 

Иң зур горурлыклары да – алар. «Һәр ата-ана баласын, беренче чиратта, кеше итеп тәрбияли. Ә чемпион дәрәҗәсенә Эдуард үзе иреште. Кечкенәдән спорт яратты, без аның бу юлны сайлавына каршы килмәдек. Ул йә спортзалда, йә стадионда иде. Абыйсы Руслан да зур ярдәмчесе булды, һәрвакыт аның белән тренировкаларга йөрде. Эдик кайткач та бергә очрашып торалар. Эдуард киленебез белән бер кыз үстерәләр», – ди әти-әнисе Анна һәм Ратмил Латыйповлар.

Эдуард балачакта авылда булган барлык спорт секцияләренә дә – футбол, баскетбол, волейболга йөри. Хәтта җыр белән дә шөгыльләнеп карый. Ә чаңгыга аеруча күп игътибарын бирә. Кумиры биатлончы Максим Чудов була. 10 сыйныфны тәмамлагач, Эдуард да биатлон буенча үсәргә теләп, Камышлы районына иң якын урнашкан Уфа шәһәрендәге биатлончыларны әзерләү үзәгенә юл ала. Үзләре дә чаңгы спортын яраткан әти-әни улларының бу теләгенә каршы килми. Әлбәттә, беренче вакытта җиңел булмый. Мәктәпне дә тәмамларга кирәк, финанс яктан да авырлыклар белән очрашырга туры килә. Ләкин Камышлы районы хакимияте, туган-тумачалар ярдәме белән, ул биатлон белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ярты елдан Башкортстан җыелма командасына эләгә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Камышлыда «Беркут» дип аталган биатлон үзәге бар. Анда спортчылар әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Эдуард Латыйповның беренче тренеры Марат Шәвәлиев хәзер дә спортчылар үстерүен дәвам итә. Чемпион егет туган авылы белән элемтәне өзми. Буш вакыты булган саен, әти-әнисе, туганнары янына кайта, йорт-хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Берсен дә игътибарсыз калдырмый: дуслары, сыйныфташлары белән очраша. Булачак яшь спортчыларга бәяләп бетергесез киңәшләрен бирә, мастер-класслар уздыра.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sport/eduard-latyypov-zebezne-eget-gap-gadi-avyl-egete

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X