erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Елмаеп чыгып киткән булган» - Минзәлә басуында комбайнчы ургычка егылып төшеп үлгән

Гомерен авыл хуҗалыгы техникасына багышлаган һәм гомере дә нәкъ менә шул техникада өзелгән. Бу сүзләр Минзәлә районының кичә мәрхүм булган 57 яшьлек комбайнчысы Рәкыйп Сабирҗанов турында ("Интертат", Казан, Гөлнар Гарифуллина).

 

http://menzela.ru
Рәкыйп Сабирҗанов Дружба авылы янындагы басуда «Нива» комбайнында арпа суктырган. Тик эш барышында фаҗига килеп чыга: Рәкыйп абый бункердан ургычка егылып төшеп һәлак булган. Ул Дыреевка авылында яшәгән. Әмма тумышы белән Дәвек авылыннан булу сәбәпле, бүген комбайнчыны туган авылы зиратында җир куенына салдылар.

«Универсаль механизатор иде»
— «Полянка» хуҗалыгында эшләп йөрде. Күптәннән эшли инде — яз көннәрендә чәчүдә, көзен сөрүдә. Күп функцияле универсаль механизатор иде — тракторда да, комбайнда да, башка техникада да хезмәт куйды. Тәҗрибәле, бик тәртипле, ярдәмчел иде, беркайчан начар сүз ишетмәдек аннан, һәрвакыт елмаеп, көлеп кенә йөрде. Берәр ярдәм кирәк булса, һәрвакыт техникасы белән килә иде. Авыл халкына, күршеләренә дә гел булышырга гына тора иде.

Кызлары да шундый әдәпле аның, күрше авылдан килеп укыдылар. Алар укыганда, мин мәктәп директоры идем. Мәктәп автобуслары юк иде әле ул вакытта, Рәкыйп үзе йөртте аларны.

Мин бу хәбәргә башта ышанып та җитә алмадым әле, нык тетрәндем. Бик зур бәхетсезлек очрагы инде бу, — дип уртаклашты Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов.


Салават Камалетдинов
«Үз эшен намус белән башкара иде»
Рәкыйп абый эшләгән «Полянка» КФХ җитәкчесе Тимерхан Миргаязовның безнең белән сөйләшкәндә әле җирләп кайтып килеше генә иде.

— Һуш китмәле инде, моның хәтлене күргән юк иде, сөйләп бетерерлек түгел.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ел саен үзенең «Нива» комбайнында эшләде. Бункер тулгач, ашлыкны тигезләп сыпырам дип бункер өстенә менгән инде ул. Ашлыкны тигезләгәндә - комбайн эшләп торган бит инде, селкенеп торган, шул вакытта ургычка егылып төшә ул бункер түбәсеннән. Башы әйләндеме, нәрсә булгандыр…

Хуҗалык идарәчесе әйтә инде, иртән үз шәхси машинасында килде, комбайнны карады да, 9 нчы яртыда басуга чыгып китте, ди.

Рульдә үзе булган, комбайн еш ватылгач, идарәче, аңа ярдәм итәргә дип, 36 яшьлек бер эшчене җибәргән булган, ярты көн эшләп калды ул малай аның белән. Рәкыйп егылып кысылгач, комбайнны ул малай сүндергән инде. Ул инде егылып төшкәндә үк бәрелеп аңын югалткандыр. Прокуратура, тикшерү комитеты өйрәнә инде хәзер.

Бик начар, аяныч хәл, хуҗалыкта һәркем санаулы бит, ике генә комбайн. Механизатор буларак, үз эшен намус белән, белеп эшләде, бигрәк тә соңгы ике елда бик тырышты. Бик тырыш, гаиләсе, балалары, оныклар өчен бик тырышты инде, — дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе.

«Яхшы әти, яхшы бабай булды»
Рәкыйп Сабирҗанов тормыш иптәше Илсөя апа белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Кызлары аны өч малай оныклы иткән.

— Тырыш, уңган-булган, кулыннан эш килә, хуҗалыкны алып бара, өйне тәртиптә тота иде. Яхшы әти, яхшы бабай булды. Үз эшен яратып башкара иде. Басуга гашыйк иде. Үз кыйбласын, күңеленә ятышлы эшен тапкан кеше иде ул, — дип искә алып сөйләде кияве Илфат. 

Дәвамы https://intertat.ru/news/society/26-07-2021/elmaep-chygyp-kitk-n-bulgan-minz-l-basuynda-kombaynchy-urgychka-egylyp-t-shep-lg-n-5831576

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X