erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гафуровка бәйле бер фикер, яки татар татарны типкәләүдән туктармы?

Ә татарны менталитеты үсәргә мөмкинлек бирми, аска тарта. Ярдәм итәргә ашыкмасак та, көнләшүдән әллә ниләр эшләп ташларга булдырабыз, анысы ("Шәһри Казан").

 Күршебез ике катлы йорт салып чыкса, без өч катлысын төзибез, ул текә машина сатып алса, без аннан да шәбрәк берәр “джип” алып җибәрәбез, чөнки татар татардан өстен булырга омтыла омтылуын, тик милләттәшенә ярдәм итәргә теләми.

Баштан, бер мәгънәле мәзәк сөйлим әле. Тәмугъта өч кисмәк, шунда урыс, яһүд һәм татар кайный икән. Урыс чыгарга маташа, чыгып җиттем дигәндә генә сакчы аны бәреп төшерә ди. Яһүдне башкалар артыннан төртеп менгезәләр, әмма аны да сакчы кире кисмәкнең төбенә бәреп төшерә икән. Татар кайный торган кисмәк янында сакчы бөтенләй юк, ди. Сорыйлар моннан: ник сакламыйсың боларны, чыгып качалар бит? Теге сакчы җавап биргән: әй, миңа эш юк анда, татарлар бер-берсен батыралар бит алар!

КФУ ректоры Илшат Гафуровны тоткарлаган дигән хәбәрнең республика матбугатында, интернетында тозлап-борычлап язылуы шушы мәзәкне искә төшерде. Мин әлеге җитәкчене акламыйм, сүз дә юк, авыр җинаять буенча гаепләнелә, әмма ул ничә еллар дәвамында безнең янда эшләде бит, төрле чараларда катнашты һәм оештыручы булып та чыкты, университетка да ничәмә-ничә миллиард сум акча тапты, нинди дә булса гамәлләре дә булмады түгел, шунда Мәскәүнең бер "щелчогы" җитте һәм барысы да бәйдән ычкынган сыман тотындылар ректорны манчырга. Беренчедән, моңарчы кая идегез соң сез? Икенчедән, әйе, ул хаталангандыр, ник аның соңгы тамчы канын эчәргә? Үз кабиләңдәге кешенең итен ашау кебек була бит инде бу. Татар татарны ашый, диләр иде элегрәк, хәзер дә дәвам итә ахры шул. Бер-беребезнең үсүебезне теләмибез, уңышларга ирешсәк, шатланмыйбыз, киресенчә, начарлык кына телибез, кайвакыт аяк та чалырга күп сорамыйбыз. Карагыз яһүд халкын, үзләре әлләни күп тә түгел, әмма бөтен дөньяны тотып торалар, кайсы гына өлкәне алма, барысында да җитәкче булып яһүд кешесе утыра. Ни өчен? Чөнки алар бер-берсенә ярдәм итә, югарыга, уңышка тарта.

Ә татарны менталитеты үсәргә мөмкинлек бирми, аска тарта. Ярдәм итәргә ашыкмасак та, көнләшүдән әллә ниләр эшләп ташларга булдырабыз, анысы. Күршебез ике катлы йорт салып чыкса, без өч катлысын төзибез, ул текә машина сатып алса, без аннан да шәбрәк берәр “джип” алып җибәрәбез, чөнки татар татардан өстен булырга омтыла омтылуын, тик милләттәшенә ярдәм итәргә теләми. Кеше абынып егылгач, аны типкәләүчеләр җитәрлек була ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шунысын әйтмичә булдыра алмыйм, менталитетны үзгәртмәсәк, безне бетерер өчен читтән бернинди гамәл кылынуы да кирәкмәячәк, бер-беребезне рәхәтләнеп манчырбыз. Ә калганнар, шул кирәк сезгә дип, сөенәчәк кенә.

Рәсим Хаҗиев

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gafurovka-byle-ber-fiker-yaki-tatar-tatarny-tipkldn-tuktarmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X