Кичә ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номеры – 112 номерына Казанда бер үсмернең суга батып үлүе турында хәбәр кергән. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Коткаручылар күрсәтелгән адрес буенча килгәч, Казанның Нижнее Заречье комлыгы суында 18 яшьлек үсмернең батып үлүен ачыклаган.
Нет комментариев